Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Район Советының сигезенче утырышы

30 ноябрьдә Тукай муниципаль районы Советының сигезенче утырышы узды. Анда район Советы аппараты, башкарма комитеты идарәләре, бүлекләре башлыклары, район палаталары рәисләре, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар, ТМШ, мәктәп, балалар учреждениеләре җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Район прокуроры, район эчке эшләр бүлеге башлыгы катнашты. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Р....

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:

1. Тукай муниципаль районының 2011 елның гыйнвар-сентябрь айларына социаль-икътисадый үсешенең якынча нәтиҗәләре, көтелгән ел нәтиҗәләре һәм 2012-2014 елларга көтелгән нәтиҗәләр һәм фаразлар турында.

2. Тукай муниципаль районының 2012 елга һәм планлаштырылган 2013 һәм 2014 елларга бюджеты турында.

3. Тукай муниципаль районында балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаятьчелекне кисәтү буенча эшләр турында.

4. 2012 елда Тукай муниципаль районы халкын адреслы яклау программасы турында.

5. 2011-2015 елларда Тукай муниципаль районы территориясендә экологик хәвефсезлекне тәэмин итү программасы турында.

6. Тукай муниципаль районының контроль-хисап палатасы турында положение турында.

7. Муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәк һәм мәҗбүри булган хезмәтләр исемлеге һәм әлеге хезмәтләрне күрсәтүгә түләүләрләр билгеләү тәртибе турында.

Реклама

Утырыш көн тәртибен карауга күчте. Беренче мәсьәлә буенча сүз башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Р. Гыйззәтуллинага бирелде. Аның чыгышыннан соң өстәмә доклад белән Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе Г. Смирнова чыкты. Ахырдан утырыш карар кабул итте.

Алга таба депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган икенче мәсьәләне карауга күчте. Аның буенча район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Г. Моталимовага бирелде. Шушы ук мәсьәлә буенча Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Л. Пятибратова өстәмә доклад белән чыгыш ясады. Тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Өченче мәсьәлә буенча сүз балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары Ф. Кәлимуллинага бирелде. Өстәмә доклад белән Калмаш авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Габдуллина чыгыш ясады. Әлеге мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Көн тәртибенә куелган дүртенче мәсьәлә буенча Бәтке авыл җирлегеннән депутат, социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм ТКХ буенча даими комиссия рәисе В. Борзихин чыгыш ясады. Утырыш әлеге мәсьәләне тикшереп, карар кабул итте.

Бишенче мәсьәлә буенча сүз Әҗмәкәй авыл җирлегеннән депутат, авыл хуҗалыгы, җир төзелеше, экология һәм табигый ресурслар буенча даими комиссия рәисе Р. Имамовка бирелде. Карар кабул ителде.

Депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган алтынчы мәсьәләсен карауга күчте. Аның буенча Борды авыл җирлеге депутаты, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Р. Әбделманованың чыгышы тыңланды. Тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Утырышның көн тәртибенә куелган җиденче мәсьәләсе буенча чыгыш ясау өчен сүз Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Закировка бирелде. Аның чыгышыннан соң әлеге мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Шуның белән муниципаль район Советының сигезенче утырышы үзенең эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X