Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Намус иреген, дини хисләрне закон яклый

Экстремизм - чиктән тыш карашлар яклы булу. Аның төрле өлкәләрдә калкып чыгуы ихтимал. Шуңа күрә җирле үзидарә, прокуратура һәм хокук саклау органнары бу мәсьәләгә җитди игътибар бирәләр. Һәрдаим районның террорга каршы комиссиясе утырышлары үткәрелә һәм аларда төрле ведомостволарның бу юнәлештә бергәләп эшләү мәсьәләләре тикшерелә, милли һәм дини килешеп яшәүне алга...

Экстремизм - чиктән тыш карашлар яклы булу. Аның төрле өлкәләрдә калкып чыгуы ихтимал. Шуңа күрә җирле үзидарә, прокуратура һәм хокук саклау органнары бу мәсьәләгә җитди игътибар бирәләр. Һәрдаим районның террорга каршы комиссиясе утырышлары үткәрелә һәм аларда төрле ведомостволарның бу юнәлештә бергәләп эшләү мәсьәләләре тикшерелә, милли һәм дини килешеп яшәүне алга сөрүче чаралар үткәрелә. Хокук саклау органнары башка милләт һәм башка диндәге кешеләрне санга сукмау, күрәалмаучанлык очраклары турында мәгълүмат туплыйлар, аларны тикшерәләр, башка җирдән, шул исәптән ерак һәм якын чит илләрдән күчеп килүчеләрне контрольдә тоталар.

Хәзергә кадәр күренеп торган экстремизм очраклары теркәлгәне юк. Әмма дини түгәрәкләр һәм секталар рәвешендә бу күренешләрнең яшерен формалары, башлыча, ваххабчылык һәм салафилыкка өндәүче, үзләреннән башка карашларны инкарь итүче, башка диндәгеләрнең хисләрен кимсетүгә чакыручы исламчылар юк дип өздереп әйтеп булмый. Мондый күренешләрнең теләсә кайсы дини төркемнәрдә дә булуы ихтимал.

Реклама

Бу уңайдан, ягъни намус иреген яклау һәм дини хисләрне кимсетүгә юл куймау максатында, законга кертелгән үзгәрешләр турында җиткерәсе килә. Агымдагы елның 1 июленнән РФ Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертелде. 148нче маддә, гомумән, өр-яңадан язылган. Хәзер дини хисләрне кимсетү максатында халык алдында ямьсез сүзләр әйткән өчен 300 мең сум штрафтан алып 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Әгәр дә әлеге гамәл гыйбадәт кылу, дини йолалар һәм тантаналар үткәрү өчен махсус билгеләнгән урында кылынса, 500 мең сум штрафтан алып 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Дини оешмалар эшчәнлегенә яки дини йолалар һәм тантаналар үткәрүгә законсыз каршы килгән өчен 300 мең сум штраф түләтеләчәк яисә 360 сәгать мәҗбүри эшкә тартылачак.

РФ Кодексында административ хокук бозуларга карата да үзгәрешләр бар. Намус иреген саклауга, теләгән динендә булуга, шул исәптән дини берләшмәләргә керүгә яки аннан чыгуга каршы торган өчен гражданнарга 10 меңнән 30 мең сумга, ә вазыйфаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Дини әдәбиятны, динне зурлау әйберләрен һәм махсус билгеләрне мыскыллаган (кимсеткән) өчен гражданнарга - 30 меңнән 50 мең сумга, ә вазыйфаи затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун џђм хокук тђртибе экстремизм

2
X