Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Зур Шилнә авылында кыйммәтле су җылыткычны урлаганнар

Яз җитү белән төзелеп килүче йортлардан кыйммәтле төзелеш материаллары, эш коралларын урлау очраклары күзәтелә башлады. 21 апрель көнне Россия ЭЭМ Тукай районы буенча бүлегенең дежур частенә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым, төнлә Зур Шилнә авылындагы аның йортыннан кыйммәтле электр су җылыткычын урлаулары турында хәбәр итә. Каракларның ишекне ватып кергәннәре ачыклана....

Яз җитү белән төзелеп килүче йортлардан кыйммәтле төзелеш материаллары, эш коралларын урлау очраклары күзәтелә башлады. 21 апрель көнне Россия ЭЭМ Тукай районы буенча бүлегенең дежур частенә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым, төнлә Зур Шилнә авылындагы аның йортыннан кыйммәтле электр су җылыткычын урлаулары турында хәбәр итә. Каракларның ишекне ватып кергәннәре ачыклана.

Тукай районында төзелеп килүче йортлардан, коттедж, гаражлардан гражданнарның милекләрен урлау очраклары дәвам итә. Бу - төзелеш материаллары, электр эш кораллары, җиһазлар һ.б. Милекне урлатмау беренче чиратта хуҗаның үзеннән тора. Россия ЭЭМ Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре шәхси милекне саклау буенча райондашларның тиешле чаралар күрүен үтенә. Кеше яшәмәгән, сакланмый торган урыннарда кыйммәтле эш кораллары, җиһазлар калдырмаска, аларны саклау буенча закон рөхсәт иткән бар чараларны күрергә кирәк.

Әлеге җинаятьләрне кылырга мөмкин затлар турында мәгьлүмат булса, Россия ЭЭМ Тукай районы буенча бүлегенә 37-96-60, 71-37-60, 71-44-81 телефоннары буенча шалтыратуыгызны сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев