Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Җир кишәрлегенең кадастр бәясен суд аша төшерергә мөмкин

Сезнең сорауга адвокат Әлфия Хаҗиева җавап бирә Сорау: Минем аренда килешүе буенча алынган җир участогым бар. Аны җир участогының кадастр бәясе белән сатып алып, милек итеп рәсмиләштерергә уйлыйм. Бу очракта кадастр бәясен төшерергә мөмкинме? Җавап: Җир участогының кадастр бәясен төшерергә мөмкин. Бу салым, аренда түләүләрендә, җир участогын сатып алу бәясендә...

Сезнең сорауга адвокат Әлфия Хаҗиева җавап бирә

Сорау: Минем аренда килешүе буенча алынган җир участогым бар. Аны җир участогының кадастр бәясе белән сатып алып, милек итеп рәсмиләштерергә уйлыйм. Бу очракта кадастр бәясен төшерергә мөмкинме?
Җавап: Җир участогының кадастр бәясен төшерергә мөмкин. Бу салым, аренда түләүләрендә, җир участогын сатып алу бәясендә шактый экономия дигән сүз.
РФ Җир Кодексының 65 маддәсе 5 пункты нигезендә, җир участогына кадастр бәясе салым алу һәм Кодекста, Федераль Законнарда каралган башка максатлар өчен билгеләнә. Салым, аренда түләвенең күләме, сатып алу бәясе һәм башкалар кадастр бәясенә карап куела. Кадастр бәясенең базар бәясеннән югарырак булган очраклары да еш күзәтелә. Бу җирдән файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрүдә җитди каршылык китереп чыгара.
Кадастр бәясен күтәрүнең сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Участок, аның кайбер аерым үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча гына, гадәттәгечә итеп рәсмиләштерелә. Әнә шул үзенчәлекләр җир кишәрлегенең бәясенә тәэсир итә дә инде. Шуңа күрә бәяләү нәтиҗәсе дә базарныкыннан югарырак булып чыга. Шулай ук кадастр бәясенең чагыштырма күрсәткечен күтәрү дә еш күзәтелә.
Нигездә, бу очракларның барысында да кадастр бәясе югары булып, җир участогының базар бәясенә туры килми. Шуның белән бәйле рәвештә җирдән файдаланучы кадастр бәясен төшертергә мәҗбүр була. Һәм еш кына бу эш суд аша да башкарыла.
"Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында"гы Федераль Законның 24.19 маддәсе нигезендә, "әгәр кадастр бәясе физик һәм юридик затларның хокукларын һәм бурычларын бозса, алар кадастр бәясе нәтиҗәләрен карау өчен бәхәсләр белән эшләүче махсус комиссиягә һәм арбитраж судка мөрәҗәгать итә алалар". Ләкин бу очракта бер искәрмә бар: "кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәсе бәхәсләр белән эшләүче комиссиядә аны милекнең дәүләт кадастрына керткәннән соң алты ай эчендә каралырга тиеш". Ә җирдән файдаланучыларның күбесе өчен инде бу срок күптән чыкты.
РФ Җир Кодексының 66 маддәсе, 3 пункты нигезендә, "җир участогының бәясен билгеләгәндә мондый кишәрлекнең бәясе аның базар бәясенә тәңгәл итеп куела". РФ Югары Арбитраж Суды Президиумы Карары (№913/11, 28.06.2011) җирдән файдаланучыларга кадастр бәясен суд аша үзгәртергә хокук бирә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X