Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Җинаятьләрне булдырмау өчен чаралар күрү зарур

Беребез дә ялгышлардан сакланмаган. Тормышта төрле хәлләр була. Берәүләр - үз гаебе белән, икенчеләр исә ихтыярсыз гына ялгыш гамәлләр кылып, тайгак юлга баса. Федераль идарәнең район буенча җәзаларны үтәтү инспекциясе башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Рәмис Бегишев узган елда җинаятьләр өчен шартлы рәвештә җәзага тартылучылар, аларны төзәтү өстендә алып барылган эш,...

Узган елда районның җәзаларны үтәтү инспекциясе аша 274 кеше төзәтү һәм мәҗбүри эшләргә җибәрелгән. 2012 елда андыйларның саны 248 иде. Әлеге 274 җавапка тартылучының 42се - төзәтү, 54е мәҗбүри эшләргә җибәрелде. Хокук бозучы 7 кеше ирегеннән мәхрүм ителде. Ел барышында төрле чаралар күрү нәтиҗәсендә 274 кешенең 121е генә исәптә калды, шуларның 3се - тору урыны булмаган гражданнар.
Исәптә торучылар арасында мошенниклык белән шөгыльләнүчеләр, наркотик матдәләр сатып алучы һәм саклаучылар, талау һәм башка төр җинаятьләр өчен җавапка тартылучылар бар. Әлеге исемлектә урлашу (70 кеше), алимент түләүдән качу (15 кеше) һәм наркотик матдәләр ясау, сатып алу, саклау (13 кеше) җинаятьләре беренче урында тора.
Җәзаларны үтәтү инспекциясенең төп эшләренең берсе - профилактика чаралары. Аларны башкарганда, инспекция хезмәткәрләре исәптә торучының тәртибенә, уңай якка үзгәрүенә игътибар итә, моның өчен төзәлүгә этәрүче кызыксындыру чараларын күрә. Җавапка тартылучыларның хөкем карарын судка юнәлтеп шартлы җәзадан, хөкем ителү турындагы тамгадан азат итү, иректән мәхрүм итү җәзасын шартлыга алыштыру һәм башкалар турында кайгырта. Узган елда гына да, район эчке эшләр бүлеге белән берлектә, инспекция, җәза төрен карап үзгәртү өчен, судка 80 эш җибәргән иде. Нәтиҗәдә 16 кешенең шартлы хөкем карарлары иректән мәхрүм итүгә алыштырылды, 34 хөкем ителгәннәрнең сынау сроклары озынайтылды. 22 кешегә өстәмә йөкләмәләр салынып, 6сының шартлы хөкем карарының вакыты узу сәбәпле, аларның эшләре янәдән каралды.
Җинаятькә илтүче сәбәпләр дип, башлыча, спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгуны, эшләргә, төзәлергә теләмәү, гаиләдәге авыр хәлне атарга мөмкин.
Җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның шартлы хөкем карары үтәлешенең торышын инспекция хезмәткәрләре районның эчке эшләр бүлеге белән бергә тикшерә. Хезмәткәрләр аларны теркәлү, тору урыннары буенча йөреп чыгалар, туганнары белән сөйләшүләр алып баралар.
Җәзаларны үтәтү инспекциясе район хакимияте һәм авыл җирлекләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Район һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре ярдәме белән төзәтү, мәҗбүри эшләргә җибәрелүчеләр өчен эш урыннары булдырыла. Әлеге эштә районның мәшгульлек үзәге дә актив катнаша. Үзәк ярдәме белән хөкем ителүчеләрнең шактые эш урыннары белән тәэмин ителде. Җәзага тартылучыларга социаль, рухи һәм медицина ярдәме күрсәтү максатыннан, халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтүче «Шәфкать» үзәге, район үзәк дәваханәсе, район мөхтәсибәте белән килешүләр төзелде.
Спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларны һәм шартлы хөкем срогы вакытында җәмәгать тәртибе бозучыларны район дәваханәсенә җибәреп, алар анда дәвалау курслары уздылар. Шул рәвешле узган елда 11 кеше алкоголизмнан дәваланып чыкты. Инспекциядә исәптә торучыларга психолог ярдәме күрсәтелде. Аралашу нәтиҗәсендә хокук бозучының психологик портреты төзелде, янәдән тәрбияләү, төзәтү юлына бастырыр өчен шәхес үзенчәлекләренә игътибар ителеп, инспекция хезмәткәрләренә киңәш-тәкъдимнәр бирелде.
Шартлы хөкем карары чыгарылучылар арасында балигъ булмаганнар да исәпләнгәнгә, аларга җәмәгать тәрбиячеләре беркетелде. Моннан тыш, испекциядә исәптә торучы 85 кеше социаль ярдәмгә мохтаҗ иде. Инспекция хезмәткәрләре булышлыгы белән аларның 80енә андый ярдәм күрсәтелде. 19 кеше эшкә урнаштырылды, 6сына югалган документларын ясап бирделәр, 11е - медицина, 43е психологик ярдәм алды. Бер кешегә торак белән булышлык күрсәтелде.
Кеше нинди генә ялгышлар ясаса да, аның төзәлергә, җәмгыять өчен файдалы булырга теләге бар. Шуны истә тотып, районның башка оешмалары, субъектлары җинаятьләрне үтәтү инспекциясе белән профилактика чараларында актив катнашса, нәтиҗә тагын да яхшырак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев