Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Җинаятьләр артты

2012 елның алты аенда районда теркәлгән җинаятьләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,7 процентка артты.

Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр күбәйде. Шулай ук урлау очракларының артуы күзәтелде. Кызганычка каршы, явыз ният белән алдан уйлап эшләнгән, кеше сәламәтлегенә зур зыян китергән җинаятьләр дә сизелерлек артты. Дүрт үтерү очрагының берсе генә рәсми рәвештә ачылды.

Бүгенге көндә хокук саклау органнары криминоген хәлнең тотрыклылыгын тәэмин итү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Шушы көннәрдә тагын бер җинаять ачылды дип әйтергә мөмкин, хокук бозуда шикле дип табылып кулга алынган гражданинны гаепле дип табасы гына калды. Шулай ук кеше мәете табылу факты буенча да эш кузгатылды, әлегә үлем бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана. Бу мәгълүмат җентекләп тикшерелә, күптөрле экспертизалар үткәрелә.

Җинаятьләрнең һәм административ хокук бозуларның төрләре

2011 елның алты аенда

2012 елның алты аенда

Теркәлгән җинаятьләр саны

231

235

Ачылган җинаятьләр

167

177

Теркәлгән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр

54

76

Ачылган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр

35

32

Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр

52

60

Исерек хәлдә кылынган җинаятьләр

19

12

Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр

19

22

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр

3

1

ШУЛ ИСӘПТӘН ТЕРКӘЛГӘН:

Үтерүләр (ачылганнары)

2 (2)

4 (1)

Кеше сәламәтлегенә аеруча авыр зыян салулар (ачылганнары)

1 (0)

5 (4)

Көчләүләр һәм башка җенси җинаятьләр (ачылганнары)

1 (1)

0

Урлаулар (ачылганнары)

72 (52)

95 (49)

Талаулар (ачылганнары)

4 (4)

2 (1)

Талау максаты белән һөҗүм итү (ачылганнары)

1 (1)

2 (2)

Мошенниклык юлы белән талау (ачылганнары)

23 (18)

7 (5)

Янау юлы белән талау (ачылганнары)

0

0

Транспорт урлау (ачылганнары)

7 (6)

8 (6)

Чит милекне яндыру

3 (3)

2 (1)

Корал һәм хәрби кирәк-яракларның законсыз әйләнеше (ачылганнары)

12 (8)

7 (4)

Наркотикларның законсыз әйләнеше

31 (19)

17 (11)

Авыр нәтиҗәләргә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозулар (ачылганнары)

5 (5)

13 (13)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев