Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Җинаять эшләре ачыла тора

Узган ел ахыры, яңа ел башы районда криминаль хәлләрсез генә үтмәде. Ел башының беренче көннәрендә Нефтебаза поселогында ике ир-ат арасында чыккан бәхәс берсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә эләгүе белән тәмамланды. Элек хөкем ителгән ир икенчесенә пычак белән кадый. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылды.

Иске Ерыклыда билгесез затлар бер веранданы ватып, аннан барлыгы 8000 сумлык электроинструмент урлыйлар. Җинаятьтә шикле кеше участок вәкаләтлесе һәм оператив эзләү төркеме тарафыннан тоткарланды, аңа карата җинаять эше ачылды.

Узган елның ноябрь ахыры һәм декабрь башы "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесенә дә зур зыян сала. Егерме көн дәвамында билгесез затлар мөгезле эре терлек фермасыннан биш тана урлап чыгалар. Урланган малларның бәясе 220000 сумга якын дип бәяләнә. Оператив эзләү чаралары барышында Яр Чаллыда яшәүче ике кеше һәм районның "Татарстан" совхозы поселогында яшәүче бер кеше тоткарлана. Караклар "табыш"ларын Лениногорск шәһәренә озатканнар. "Алмаз" хуҗалыгына килгән зыянның бер өлеше кайтарылды. Шулай ук җинаять эше буенча тикшерү бара.

Реклама

4 гыйнварда "Тукай азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең терлек фермасыннан да билгесез затлар 100 килограммлы үгезне урлап чыгалар. Килгән зыян 15000 сумны тәшкил итә. Җинаять ачылды, урланган мал хуҗасына кире кайтарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X