Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Урлыйлар һәм алдыйлар

Узган атнада районда алты урлау факты теркәлгән, аның берсе генә ачылган. Мошенниклык да көннән-көн чәчәк ата. Шундый өч алдау факты теркәлгән, берсе дә ачылмаган. Транспорт урлауның ике очрагы билгеле булган. Бәхеткә, каракларны тапканнар. 

Сосновый Бор поселогында бер ихатадан электроинструментлар урлап чыкканнар. 
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хатын-кызның узган елның 23 ноябреннән 2020 елның январена кадәр картадагы акчаларын урлаулары билгеле булган. Гомуми сумма 24600 сумны тәшкил иткән. Карак табылган, ул Чаллыда яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз булган. 
1-2 сентябрьдә билгесез кеше «Орбита» бакчачылык ширкәтендә бер йорттан электроинструментлар, азык-төлек урлаган. Ә «Кузнечный» ширкәтеннән исә 260 мең сум акча урлап чыкканнар. 
Круглое Поле поселогының «Пятерочка» кибетеннән ике мәртәбә 5900әр сумлык товар алып чыкканнар. 
Мошенниклыкның бер очрагы «Авито» сайты аша теркәлгән. Кече Шилнәдә яшәүче ир-атның акчаларын урлаганнар. Үзен саклык банкы хезмәткәре дип таныштырган берәү, акчагызның куркынычсызлыгын тәэмин итәм дип, Олы Шилнәдә яшәүченең 140 мең сум акчасын үзенеке иткән. 
Новотроицкоеда яшәүчегә исә улыгыз юл һәлакәтенә эләкте дип төнге сәгать 12дә шалтыратканнар. Бәхеткә, ул 200 мең сум акчасын саклап калган, полициягә шалтыраткан. 
«Лукоморье» һәм «Ленар» бакчачылык ширкәтләреннән автомобильләр урланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев