Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Төзәлгән өчен җәза үтәүдән азат ителде

- РФ кануннары җинаять җаваплылыгына тартылып, хаталарын төзәтергә теләүчеләргә аклану мөмкинлеген бирә, - ди Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район буенча инспекциясе өлкән инспекторы Ринат Гатин. Шушы көннәрдә генә район судында җәзаларны үтәтү инспекциясе гаризасы буенча каралган эш - шуның ачык мисалы. Хөкемдар С. Камалова районыбызда яшәүче 1982 елда туган...

- РФ кануннары җинаять җаваплылыгына тартылып, хаталарын төзәтергә теләүчеләргә аклану мөмкинлеген бирә, - ди Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район буенча инспекциясе өлкән инспекторы Ринат Гатин. Шушы көннәрдә генә район судында җәзаларны үтәтү инспекциясе гаризасы буенча каралган эш - шуның ачык мисалы. Хөкемдар С. Камалова районыбызда яшәүче 1982 елда туган К.га карата җинаять җәзасыннан азат итү турында карар кабул итте. Ул 2002 елда Яр Чаллы шәһәре мәхкәмәсе тарафыннан наркотик матдәләр саткан өчен РФ Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе 3 бүлеге "в" пункты буенча 5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән була. Шул ук Кодексның 82 маддәсе нигезендә ана баласына 14 яшь тулганчыга, ягъни 2015 елның 25 нояберендә кадәр, җәза үтәүдән азат ителгән иде. Үзен яхшы тотуы, уңай бәяләнүе аркасында җәза үтәүдән азат ителде һәм аңардан суд хөкеме алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять