Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Әтисе улына пычак белән кадаган

Икенче очрак шулай ук сәламәтлеккә зыян салу белән бәйле. Монда да утлы корал – пычак.

Фаҗига апрель аенда Теләнче Тамак авылында була. Зыян күрүче Ф. ул кичне әти-әнисе белән бергә спиртлы эчемлекләр куллана. Сәгать 8ләрдә ана кеше йокларга кереп китә, ә ата белән ул арасында бәхәс чыга. Нәтиҗәдә улы йодрыгы белән әтисенең битенә суга. Аннары ата кеше урамга чыгып китә, ә малае залда ятып йоклый. Күп тә үтми, ул күкрәгенә пычак кадалганнан уянып китә. Тавышка бүлмәдән әниләре йөгереп чыга. Ул залда канга баткан улын һәм кулына пычак тоткан ирен күрә. Ф. хатыныннан ашыгыч ярдәм машинасы чакыруын сорый. Бу хәл төнге сәгать 11ләрдә була. 
Ф. судта үз гаебен таный. Ул малаен үтерергә теләмәвен белдерә, бары акыл өйрәтергә генә уйладым, ди. Улы да әтисенә каты җәза бирмәүләрен сорый. 
Ф.ның үз гаебен танып, хокук саклау органнарына үзе килүен, улына ярдәм итәргә тырышуын, өлкән яшьтә булуын, шуның өстенә, авыр чирләре дә булуын, аның тәрбиясендә чирле туганнары да булуын һәм улының үтенечен истә тотып, суд Ф.га карата шартлы хөкем карары чыгарды. 2 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итеп, 3 ел сынау срогы бирде. 

Илдар РАМАЗАНОВ,
район прокурорының өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылларда да, бакчачылык ширкәтләрендә дә сутканың теләсә кайсы вакытында ялган аракы саталар.