Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Талауда гаепләнүче җаваплылыкка тартылды

Бәтке авылында яшәүче 25 яшьлек ир-ат РФ Җинаятьләр Кодексының 161 маддәсе, 2нче өлеше, "г" пунктына караган (талау, чит кеше милеген ачык рәвештә урлау) җинаятьтә гаепле дип табылды һәм Тукай район суды карары нигезендә 2 ел сынау шарты белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Суд карарыннан күренгәнчә, 2012 елның 31 декабрендә якынча 16.00 сәгатьтә Бәтке авылында яшәүче Дмитрий Александрович, чит кеше милеген ачык төстә талап алу нияте белән, Бәтке авылы, Яңа урамындагы 1нче йортның ян кырыннан кереп, 1961 елгы хатын-кызның башына суга. Корбаны егылганнан соң физик көч кулланып, аның кулыннан 700 сумлык кәрәзле телефонын тартып ала һәм җинаять урыныннан кача.

Җәзаны билгеләгән вакытта гаепләнүченең үз гаебен тулысынча тануы, эш урынында уңай яктан характерлануы һәм кылынган зыян суммасын түләве исәпкә алынды.

Реклама

РФ Җинаятьләр Кодексында әлеге төр җинаятьләр өчен максималь срок - 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун. хокук. җәмәгать тәртибе

2
X