Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Суд хөкем карарын чыгарды

2012 елның 10 июнендә Түбән Суыксу авылының кичке Сабан туенда төнге сәгать 10 тулганда Яр Чаллыда яшәүче 1985 елгы егет исерек килеш 1961 елгы ир-атны каты кыйный. Кичә район суды җинаятьтә гаепләнүчегә карата хөкем карары чыгарды.

Экспертиза кыйналучының баш мие имгәнгән һәм шул сәбәпле ир-атның сәламәтлегенә зур зыян китергән дип тапты. Җинаять эшен тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен танымады, ике мәртәбә йомшак кына суктым дип барды. Ләкин суд тикшерүләре вакытында китерелгән дәлилләрдән соң ул үз гаебен тулысынча таныды һәм зыянны каплау өчен зыян күрүче якка 50 мең сум акча түләде. Кыйналган ир-атның сәламәтлеге нык начарлану сәбәпле, зыян күрүченең гомер азагына кадәр ай саен 5 мең сум күләмендә акча түләп торырга вәгъдә бирде. Суд җинаятьчене сынау срогы белән дүрт елга шартлы хөкемгә тартырга дигән карар чыгарды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хљкем карары

2
X