Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Штраф түләүне бер айдан озакка сузма

Агымдагы елның алты ае эчендә Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча штрафларны түләмәүчеләргә карата Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан 129 эш ачылды.

17 очракта машина йөртүчеләр бер тәүлектән унбиш тәүлеккә кадәр кулга алынды, калган очракларда хокук бозучыларга 1000 сум күләмендә административ штраф салынды.

ЮХИДИ бүлекчәсе тагын бер кат искәртә: Административ хокук бозулар турындагы кодексның 32.2 маддәсе нигезендә, җаваплылыкка тартылган кеше административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәннән соң 30 көн эчендә түләүне башкарырга тиеш. Һәр көнне юл-патруль хезмәте вакытында ЮХИДИ инспекторлары штрафын вакытында түләмәгән машина йөртүчеләрне ачыклау буенча эш алып баралар. Тоткарланган машина йөртүче район Эчке эшләр бүлегенә китерелә, аңа карата Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча беркетмә төзелә, суд утырышына кадәр ул тикшерү-кулга алу камерасына кертелә.

Реклама

ЮХИДИ штрафлары буенча бурычларыгыз турында беләсегез килсә, Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә 109нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә яки 71-31-14, 71-42-46 телефоннарына шалтыратырга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф

2
X