Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Россиядәге хатын-кызларның абортка хокукы бармы икәнен Конституция суды хәл итәчәк

Җәмәгать фондлары вәкилләре Россия хатын-кызларын аборт ясату хокукыннан мәхрүм итмәкче. Конституция суды хатын-кызның аборт ясатуга хокукы илнең кеше гомерен бар нәрсәдән өстен дип берничә бүлектә игълан иткән Төп законына каршы килү-килмәвен декабрь аенда хәл итәчәк, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Хатын-кызның бу хокукын Конституция судында тикшерү башлангычы белән консерватив җәмәгатьчеләр...

Җәмәгать фондлары вәкилләре Россия хатын-кызларын аборт ясату хокукыннан мәхрүм итмәкче.
Конституция суды хатын-кызның аборт ясатуга хокукы илнең кеше гомерен бар нәрсәдән өстен дип берничә бүлектә игълан иткән Төп законына каршы килү-килмәвен декабрь аенда хәл итәчәк, дип хәбәр итә "Известия" газетасы.
Хатын-кызның бу хокукын Конституция судында тикшерү башлангычы белән консерватив җәмәгатьчеләр чыкты. Суд аларның гаризасын кире какса, алар йөзләгән яңасын язарга вәгьдә бирә.
Исегезгә төшерәбез, Федераль Законның 56нчы "РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы" ("Табигый булмаган юл белән йөклелекне өзү")маддәсендә "Һәр хатын-кыз ана булу турындагы мәсьәләне мөстәкыйль хәл итә" һәм "Табигый булмаган юл белән йөклелекне өзү хатын-кызның теләге һәм үз ихтыяры белән риза булган очракта үткәрелә" диелгән.
Тик, җәмәгатьчеләр фикере буенча, Федераль Законның әлеге маддәсе Конституциянең һәркемгә яшәү хокукын гарантияләүче 20нче маддәсенә каршы килә.
Абортны алар үлем карарына тиңли, ә ул безнең илдә тыелган.
Гаризада : "Табигый булмаган юл белән йөклелекне өзү карындагы баланы үтерү юлы белән үткәрелә, ягъни сабыйның гомере туганчы ук өзелә, ә чынлыкта алдан уйланылган үтерү (умышленное убийство) башкарыла ", - диелә.
Авторлар законда да, Конституциядә дә балалар, гаиләсе һәм җәмгыятьтәге хәленә карамастан, аеруча саклауга һәм медицина ярдәме күрсәткәндә өстенрәк хокукка ия, диелгәнен ассызыклый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев