Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Рөхсәтсез агач киссәң – алты елга төрмәгә

Район прокуратурасы Яр Чаллыда яшәүче 48 һәм 50 яшьлек ике гражданинга карата законсыз рәвештә урман кискән өчен ачылган җинаять эшен судка җибәрде.

Тикшерүдән күренгәнчә, агымдагы елның 27 сентябрендә алар "Түбән Кама" милли паркының 147нче кварталында Чаллы урманчылыгы участогында "Боровинка" бакчачылык ширкәте янында, табигатьне, тирә-як мохитне санитар саклау урыны итеп билгеләнгән территориядә, нарат агачларын кисәләр һәм дәүләткә 22385 сумлык зыян китерәләр.

РФ Җинаять кодексында мондый законсыз гамәл өчен алты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев