Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Район судында – яңа рәис

Бүген район судына яңа рәис билгеләнде. Әлеге вазифага 40 яшьлек Радик Фәрит улы Зиннәтов килде.

Судның элеккеге рәисе Ринат Гайфетдинов агымдагы елның апрель аенда Яр Чаллы шәһәр судына күчкәннән соң, районда бу вазифаны вакытлыча Жанна Низамова башкарды.
Радик Зиннәтов Пермь өлкәсендә туган. 1997 елда В.И.Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, юриспруденция белгечлеге алган. Аннары аспирантура тәмамлап, юридик фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Юридик эш стажы 16 елдан артык, аның 10 ел да 8 ае судья вазифасында.
Югары уку йортын тәмамлагач та Радик Зиннәтов Алабуга шәһәре прокуратурасына өлкән тикшерүче булып урнаша. 2003 елга кадәр шунда эшләп, шәһәр прокуроры ярдәмчесе, аннары өлкән ярдәмчесе, урынбасары вазифаларын башкара. Аннан соң Алабуга районы һәм шәһәренең 1нче суд участогында җәмәгать судьясы, 2005 елдан бүгенге вазифага билгеләнгәнчегә кадәр Алабуга шәһәр судында гомуми юрисдикциядәге федераль суд хөкемдары.
Яңа суд рәисен коллективка тәкъдим итәргә ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР буенча суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Яр Чаллы шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдинов, район башлыгы Васил Хаҗиев килгәннәр иде. Район авыл районы гына түгел, Яр Чаллы кебек зур шәһәр белән рәттән урнашкан, участок катлаулы, шуңа күрә сораулар да гади генә түгел, дип билгеләп үттеләр республикадан килгән кунаклар таныштыру барышында. ТР Югары суды рәисе, район суды коллективы белән очрашудан файдаланып, кадрлар белән тәэмин ителеш, хезмәт хакы түләү кебек кайбер сорауларга да кагылды. Кадрлар мәсьәләсенә тукталып, җәмәгать судьялары аппаратында кыскартулар булмаячак дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев