Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Пластик картасының реквизитларын мошенникларга үзе әйткән һәм акчасыннан колак каккан

Алдауның кабатланган төрләре белән беррәттән мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулларын да уйлап таба торалар. Узган атнада, 29 январь көнне, Тукай районында яшәүчедән Эчке эшләр бүлегенең дежур частена хәбәр килә. Ул оныгының таныш булмаган кешеләр машинага утыртып алып китте, акча сорыйлар дип шалтыратуын әйтә. Ләкин әби акчаны «оныгы» әйткән...

Алдауның кабатланган төрләре белән беррәттән мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулларын да уйлап таба торалар. Узган атнада, 29 январь көнне, Тукай районында яшәүчедән Эчке эшләр бүлегенең дежур частена хәбәр килә. Ул оныгының таныш булмаган кешеләр машинага утыртып алып китте, акча сорыйлар дип шалтыратуын әйтә. Ләкин әби акчаны «оныгы» әйткән счетка күчерми, полициягә шалтырата.
Шул ук көнне тагын бер райондаш «Тинькофф» кредит картасыннан мошенникларның 5075 сум акчасын алуларын әйтеп шалтырата. Баксаң, карта реквизитларын зыян күрүче СМС-хәбәр белән алдакчыларга үзе җиткергән булган, дип хәбәр итәләр район буенча Эчке эшләр бүлегеннән.
Социаль алдакчылардан саклану кагыйдәләрен халыкка кабат-кабат искә төшереп торсаң да зыян булмый, диләр полиция хезмәткәрләре. Иң беренче алар шалтыраткан кешенең чыннан да туганыгыз, якыныгыз икәненә инанырга кушалар. Аңа ул гына җавап бирә алырлык сорау бирегез. Шалтыратучы үзен полиция хезмәткәре дип таныштырса, дежур бүлектән андый фамилияле хезмәткәрнең эшләвен ачыклагыз, дип киңәш бирәләр хокук саклаучылар.
СМС-хәбәрләр ярдәмендә алдаучылардан саклану кагыйдәләре дә бик гади - андый хәбәрләргә җавап бирмәгез, кире шалтыратмагыз, алар әйткән номерга СМС җибәрмәгез. Шулай ук чит кешеләргә пластик карталарыгызның реквизитларын әйтмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев