Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Мондый җәза дөресме?

Сезнең сорауга адвокат Әлфия Хаҗиева җавап бирә Сорау: Якын танышыбыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты. Беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән. Әмма аның хафасы байтак булды. Танышыбызның хатыны ирен өйләренә алып китү өчен авария урынына бик тиз килеп җиткән. Ә менә юл-транспорт һәлакәтенә дучар булган кешеләргә ЮХИДИ хезмәткәрләрен шактый көтәргә туры килгән. Юлдагы...

Сезнең сорауга адвокат Әлфия Хаҗиева җавап бирә

Сорау: Якын танышыбыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты. Беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән. Әмма аның хафасы байтак булды. Танышыбызның хатыны ирен өйләренә алып китү өчен авария урынына бик тиз килеп җиткән. Ә менә юл-транспорт һәлакәтенә дучар булган кешеләргә ЮХИДИ хезмәткәрләрен шактый көтәргә туры килгән. Юлдагы көтелмәгән бу хәлләрдән стресс алган танышыбыз, аларны көткән арада, тынычлану өчен дип, ике шешә сыра эчкән. ЮХИДИ хезмәткәрләре аның кулындагы сыра шешәсен күргәч, аңа карата беркетмә төзегәннәр, ә машинасын штраф мәйданына алып киткәннәр. Аны нинди җәза көтә? Юл-транспорт һәлакәтенә кадәр ул аек булган, бер йотым да капмаган, сыраны руль артында эчмәгән. Моны раслаучы шаһитлар дә бар. Менә бу очракта ЮХИДИ хезмәткәрләренең аның машинасын штраф мәйданына алып китәргә хакы бармы?

Җавап: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә шоферга, аның катнашында юл-транспорт һәлакәтеннән соң яисә полиция хезмәткәре таләбе буенча транспорт средствосын туктатканнан соң, аның аеклыгын ачыклаганчы яки мондый тикшерүнең кирәге булмавы турында карар кабул ителгәнче алкогольле эчемлек, наркотик, психотроп яки башка миңгерәүләтүче матдәләр куллану тыела. Сезнең танышыгыз Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерацисе кодексының 12.27 маддәсенең 3нче өлешендә каралган хокукны бозган. Моның өчен ул 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Югарыда сөйләгәннәрдән чыгып, шуны искәртәсе килә: шофер үзе катнашкан юл-транспорт һәлакәтеннән соң гына түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре, беренче медицина ярдәме күрсәтеп, сәбәпләрен ачыклаганнан соң да спиртлы эчемлек кулланырга тиеш түгел. Ә сезнең танышыгыз медицина тикшерүенә кадәр үк, алкогольле эчемлек кулланып, административ хокук бозуга барган. РФ "Транспорт чарасын тоткарлау, аны файдалануны тыю турында"гы Административ хокук бозулар Кодексының 27.13 маддәсе нигезендә транспорт чарасыннан файдалану, транспорт чарасы белән идарә итү кагыйдәләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсенең 3нче өлешендә каралганча, транспорт чарасын тоткарлау кулланыла. Ягъни ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге маддә нигезендә, башка төрле транспорт чарасы кулланып, тоткарланган машинаны якындагы саклана торган махсус урынга куеп тора ала һәм, тоткарлану сәбәбе ачыкланганчы, транспорт чарасы биредә саклана.

Реклама

РФнең шул ук Кодексының 27.13 маддәсе 11 пунктында тоткарланган транспортны күчергән һәм саклаган өчен чыгымнарны административ хокук бозучы түли диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хђрђкђте иминлеге канун џђм хокук тђртибе

2
X