Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Каракларга машина йөртүченең ике адым читкә китүе дә җитә

Кышкы чорга кергәч, районда автотранспорттан шәхси әйберләрне урлау очраклары ешайды. Соңгы вакытта машина тәгәрмәчләрен урлап китүләр күбәйде. Гомумән, караклар күзләренә чалынган бернәрсәдән дә баш тартмыйлар. Документлар, акчалар, барсеткалар, навигаторлар, магнитолалар, акустика системалары, антирадарлар, запас частьлар, инструментлар һәм башка шундый әйберләрне урлау очракларын күпләп санарга мөмкин.

Шуларны истә тотып, район буенча Эчке эшләр бүлеге автотранспорт хуҗаларыннан шәхси әйберләрен салонда калдырмаска, ә машинаны саклау өчен чаралар күрүгә акчаны жәлләмәскә чакыра.
Караклардан саклану өчен иң беренче чиратта гади генә булган берничә кагыйдәне үтәү мәҗбүри. Машинадан аз гына вакытка чыкканда да ишекләрнең һәм тәрәзәләрнең тулысынча ябылган булуына инаныгыз, барлык кыйммәтле әйберләрне үзегез белән алыгыз. Автомобильне урамда калдырмагыз, яктыртылмаган һәм кеше йөрми торган урыннарга куймагыз. Кичкә һәм төнгә машинагызны гаражга яки ишегалдына кертергә тырышыгыз, капкаларны ябарга һәм бикләргә онытмагыз.
Автомобилегезне заманча саклык чаралары белән җиһазлагыз. Өстәмә йозак, сезгә тиз арада хәбәр бирүче сигнализация, «блокиратор», «секреткалар» кую яхшы. Машинадан бер-ике адым гына читкә киткәндә дә ачкычны үзегездән калдырмагыз. Ачкычны яхшы таныш булмаган кешеләр кулына тоттырмагыз, аларның дубликат ясарга мөмкинлеген исегездән чыгармагыз. Кошелек, барсетка, сумка кебек предметларны салонда күренеп торган урынга куймагыз. Автомобильнең бардачогын документлар саклау урыны буларак файдаланмагыз - алар һәрвакыт йөртүченең үзе белән булырга тиеш.
Тәгәрмәчегез тишелгән, май ага дигән ишарәләрдән сак булыгыз - каракларның сезне машинагыздан чыгарырга тырышулары бар. Максатларына ирешү өчен угрылар ниләр генә уйлап тапмый. Мәсәлән, сез егылган хатын-кызны торгызырга, хулиганнардан коткарырга дип машинагыздан чыккан арада салондагы кыйммәтле әйберләрегездән җилләр исәргә мөмкин.
Әгәр инде каракларның корбаны булгансыз икән, тиз арада 02 номеры (мобиль телефоннан - 02*) буенча полициягә шалтыратыгыз. Оператив төркем килеп җиткәнче, эзләрне юмас өчен, машинада бернәрсәгә кагылмагыз, дип кисәтәләр Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать тәртибе