Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Хезмәтләре үз гомерләрен куркыныч астына кую белән бәйле

Җинаятьчеләрне эзләү хезмәте - эчке эшләр органнарының сорау алу юнәлешендә эшләүче тармагы булып исәпләнә. Ул бездә генә түгел, башка илләрдә киң эшчәнлек алган. Оператив хезмәтнең төп бурычлары - булып әзерләнә торган җинаятьләрне кисәтү һәм эшләнгәннәрен ачу.

Хезмәткәрләр шулай ук җинаятьчеләрне, югалган кешеләрне эзләү, табылган мәетләрнең шәхесләрен ачыклау эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Әйтергә кирәк, бу һөнәр ияләренең хезмәте үз гомерләрен куркыныч астына кую белән бәйләнгән. Бу тармакта батыр йөрәкле, үз-үзен аямаган, психологик яктан көчле, тиз арада карарлар кабул итәргә сәләтле, анык фикер йөртүче кешеләр генә эшли ала.

Бәйрәмнең 5 октябрьдә билгеләнеп үтүе шуңа бәйле - 1918 елда нәкъ менә шушы көнне Совет милициясендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәтенең Үзәк Идарәсе оеша. Аннары оператив составны өйрәтүләр башлана. 40-45 мең кеше яшәгән җирлекләрдә җинаятьчеләрне эзләү органнары төзергә дигән карар кабул ителә. Бу органнар хокук бозучыларга каршы көрәш максаты белән оеша. Анда хезмәт итүчеләрнең төп бурычларының берсе булып авыр җинаятьләрне эзләү санала. Ведомство хезмәткәрләренә иң кансыз үтерүчеләр, террорчылар, күпләп һөҗүм итүчеләр белән очрашырга туры килә. Эшләре куркыныч та, тынгысыз да. Оешкан көненнән башлап, әлеге хезмәт үзенә дәрәҗә яулый алган һәм җинаятьчеләрдә бу һөнәр ияләреннән курку, аларга карата хөрмәт тудыруга ирешкән.

Район буенча эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре һәр ел саен җинаятьләрнең якынча 50 процентын ачалар. Алар криминал вәкилләренең хакимият структурасына кермәвен контрольдә тоталар, террорлык актларын кисәтәләр, оешкан җинаятьчелек белән көрәшәләр, корал һәм шартлаучан матдәләрнең законсыз әйләнешен туктаталар. Бүлек хезмәткәрләренә җинаятьчене ачыклауга юлны иң нечкә җепләр аша табарга туры килә. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәтенең район бүлегендә эшләүчеләр - әлеге куркыныч хезмәттә төрле яклап сыналган, көчле характерлы кешеләр.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хезмәттәшләребезгә изге теләкләребезне җиткерәбез, ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, туганнары һәм якыннары янәшәсендә имин тормышта яшәүләрен телибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќинаятьчелђрне эзлђњ хезмђте