Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Гражданнарның социаль хокуклары бозылырга тиеш түгел

Район прокуратурасында Круглое Поле поселогында яшәүче В.В.Райданың социаль хокуклары бозылу турындагы мөрәҗәгате каралды.

Әлеге мөрәҗәгатьтән күренгәнчә, аңа "Россиянең мактаулы доноры" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнү уңаеннан күрсәтелергә тиешле социаль түләүләрне бирүдән баш тартканнар.

Тикшерү нәтиҗәсендә 1993 елның 9 июнендә кабул ителгән 5142-1нче "Кан һәм аның компонентларына донорлык турында"гы РФ Законы таләпләре бозылу факты ачыкланды. "Матди ярдәм (компенсация түләүләре) күрсәтү буенча республика үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан аз керемлелек буенча субсидия суммасы артыграк түләнү аркасында әлеге гражданинның бераз бурычы җыелган. Шуңа күрә алда искә алынган компенсация түләнмәгән.

Мөрәҗәгатьне тикшерү нәтиҗәләре буенча "Матди ярдәм (компенсация түләүләре) күрсәтү буенча республика үзәге" дәүләт бюджет учреждениесеннән "Россиянең мактаулы доноры" категориясе буенча түләнергә тиешле 9 мең сум күләмендәге бурычны әлеге гражданин файдасына түләтү турындагы дәгъва гаризасы белән район прокуроры ТР Тукай районы судына мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев