Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Газ саклык сорый

Өйләребездә газ янып торганда берни дә уйламыйбыз - уңайлы һәм рәхәт. Еш кына саклык чараларын да онытабыз. Үзебез генә түгел, кайчакларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиешле оешмалар да таләпчәнлекне оныталар. Круглое Поле поселогы һәм Бәтке авылларында, мәсәлән, күп фатирлы йортлар, килешү нигезендә, «Ышаныч» идарәче компаниясе» карамагында. Шулаен шулай да, әмма оешма...

Өйләребездә газ янып торганда берни дә уйламыйбыз - уңайлы һәм рәхәт. Еш кына саклык чараларын да онытабыз. Үзебез генә түгел, кайчакларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиешле оешмалар да таләпчәнлекне оныталар. Круглое Поле поселогы һәм Бәтке авылларында, мәсәлән, күп фатирлы йортлар, килешү нигезендә, «Ышаныч» идарәче компаниясе» карамагында. Шулаен шулай да, әмма оешма Россия Федерациясенең 2003 елның 27 сентябрендә чыккан карарында расланган торак фондын техник файдалану кагыйдәләре һәм нормаларының 5.5.6 пунктларындагы таләпләрне бозып, әлеге авыллардагы күп фатирлы йортларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлауга (шул исәптән алмаштыруга) махсуслаштырылган оешмалар белән килешүләр төземәгән.
Шулай ук «Ышаныч» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, махсус оешмаларны да тартып, күп фатирлы йортларның вентиляциясен һәм төтен юлларын тикшерүне тәэмин итмәгән, ә тикшерүләр аларның канәгатьләнерлек булмавын күрсәтте.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры «Ышаныч» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Вера Игнатьева исеменә халыкны газ белән тәэмин итү тармагындагы мөнәсәбәтләрне көйләүче законны бозуларны бетерү кирәклеген күрсәтеп, беркетмә төзеде. Аннан тыш, әлеге вазыйфаи затка карата РФ КоАПның 7.22 маддәсе буенча административ хокук бозулар турында эш кузгатылды һәм Чаллы зонасы торак инспекциясенә җибәрелде, дип хәбәр итте район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист Р. Яхин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев