Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Гаеплеләр иректә дә үз җәзасын ала

Җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша узган ел 248 хөкем ителгән кеше үткән. 2011 елда бу сан 277 булган, 2010да - 306. Хокук бозучыларның 140ы былтыр инспекциягә исәпкә куелган, алар арасында балигъ булмаганнар да бар. Әлеге саннарны редакциягә филиалның җитәкчесе Рамис Бегишев хәбәр итте. Әлеге инспекциядә исәптә торучылар районның һәр...

Җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша узган ел 248 хөкем ителгән кеше үткән. 2011 елда бу сан 277 булган, 2010да - 306. Хокук бозучыларның 140ы былтыр инспекциягә исәпкә куелган, алар арасында балигъ булмаганнар да бар. Әлеге саннарны редакциягә филиалның җитәкчесе Рамис Бегишев хәбәр итте.

Әлеге инспекциядә исәптә торучылар районның һәр авылында диярлек бар. Андыйларның иң күбе Круглое Поледа - 15 кеше. Бу җирле пункттан хөкем ителгәннәр арасында 5 хатын-кыз да бар. 15 кешенең 10ысы ике яки аннан да да күбрәк тапкыр хөкемгә тартылган. Бәткедән - 12, Татарстан поселогыннан - 11, Бикләннән 4 кеше инспекциядә исәптә тора. Алар кылган җинаять төрләренә килгәндә исә, урлау очраклары күп, алимент түләмәүчеләр дә шушы исәптә, законсыз рәвештә наркотик матдәләр җитештергән, аларны саклаган, тараткан өчен дә 7 кеше җаваплылыкка тартылган, кеше сәламәтлегенә зыян салган өчен хөкем ителүчеләр шактый. Шартлы хөкемгә тартылган 4 кеше, инспекция куйган таләпләрне үтәмичә, иректән мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун хокук тђртибе канун џђм хокук тђртибе