Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Федераль эзләүдәге җинаятьчене тотканнар

Сосновый Бор поселогында шәхси йортта яшәүче С. ханым өенә кайтып керә һәм ватылган тәрәзәгә, идәндә аунап яткан чит кроссовкаларга, ачылган шампан шәрабе шешәсенә юлыга. Бүлмәдә йоклап яткан улын уята да, тиз генә кар өстендә калган эзеннән басу буйлап карак артыннан чыгып йөгерә. Алдан чапкан ир-атны күреп ала, ләкин куып тота...

Сосновый Бор поселогында шәхси йортта яшәүче С. ханым өенә кайтып керә һәм ватылган тәрәзәгә, идәндә аунап яткан чит кроссовкаларга, ачылган шампан шәрабе шешәсенә юлыга. Бүлмәдә йоклап яткан улын уята да, тиз генә кар өстендә калган эзеннән басу буйлап карак артыннан чыгып йөгерә. Алдан чапкан ир-атны күреп ала, ләкин куып тота алмый. Аннары телефоннан шалтыратып малаен ярдәмгә чакыра. М-7 трассасында алар җинаятьчене куып тоталар һәм урланган аяк киемен, кәрәзле телефонны ир-атның кулыннан тартып алалар. Шулай итеп, алар бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән, Карачай-Черкес республикасында федераль эзләүдә булган җинаятьченең эзенә төшәргә ярдәм итәләр.

Бүгенге көндә йорттан чит кешенең милкен урлау буенча әлеге җинаять эше район буенча Эчке эшләр бүлегенең эзләү бүлегендә карала. Ә федераль эзләүдәге җинаятьче исә Сосновый Бор поселогына очраклы рәвештә килеп эләккән була. Юлаучы машиналарга утырып ул бу якларга килеп чыга. Сосновый Борда бер хатын-кызга документларсыз, бөтенләй чит фамилия һәм исем әйтеп, рәсми булмаган рәвештә эшкә урнаша. Анда мал караучы булып эшли башлый. Ул көнне әлеге ир киемнәр һәм телефон урлап Татарстаннан бөтенләй чыгып китмәкче була. Хокук саклаучылар районда яшәүчеләрдән мондый очраклардан сакланырга, документлары булмаган очсызлы хезмәткәрләрне эшкә алмаска киңәш итәләр, мондый гамәлнең бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген искәртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун. хокук. җәмәгать тәртибе канун хокук тђртибе канун џђм хокук тђртибе