Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Эш урыннарын аттестацияләү мәҗбүри

РФ Конституциясе һәм Хезмәт кодексы нигезендә, оешмаларда эшләүчеләр биш елга бер мәртәбә хезмәт шартлары буенча барлык эш урыннарына аттестация үткәрелеп, хезмәт куркынычсызлыгы буенча сертификат бирелергә тиеш.

Ләкин райондагы кайбер хуҗалыкларда - "Чаллы яшелчәсе", "Кама", "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмаларында, "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесендә, "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Ирек" җитештерү кооперативында бу таләпләр үтәлмәве ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге предприятиеләр җитәкчеләренә һәм вазыйфаи затларга карата хезмәт куркынычсызлыгын сакламаган өчен административ хокук бозу турында 6 эш кузгатылды. Эшләр ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде. Оешмалар җитәкчеләренә, хокук бозуларны төзәтергә кушып, район прокуроры тарафыннан күрсәтмә җибәрелде. Шулай ук район судына "Алмаз" һәм "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыкларын эш урыннарына аттестация үткәрүне мәҗбүр итүне сорап дәгъва гаризасы җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура