Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Чит кеше участогын рөхсәтсез таптама

Район прокуратурасы авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрдән файдаланганда законнарның үтәлешен тикшерде һәм аның барышында хокук бозулар ачыкланды.

Кнәз авыл җирлеге территориясендә "Хөрмәтуллин" крестьян фермер хуҗалыгына караган чәчүлек җир бар. Әлеге участок 2011 елның сентябрь башыннан октябрь аена кадәр милекченең рөхсәтеннән башка "А" ҖЧҖнең йөк автомобильләрен йөртү өчен файдаланылган. Алдан уйланган мондый гамәл "А" ҖЧҖ директоры А.Иванов күрсәтмәсе буенча эшләнгән.
Тәртип бозуны төзәтү максатыннан, район прокуроры "А" ҖЧҖ директоры А. Ивановка карата РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 маддәсе буенча эш ачты, әлеге эш тикшерү өчен Росреестрның район бүлегенә җибәрелде.
Гамәлдәге законнар буенча, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.1 маддәсе буенча хокук бозган очракта гражданнар 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр, вазыйфадагы затлар 1000 сумнан 2000 сумга кадәр, юридик затлар 10000 сумнан 20000 сумга кадәр штрафка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев