Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Чит ил гражданын законлы рәвештә эшкә ал

Соңгы елларда Татарстанга чит ил гражданнарының күпләп килүе һәм биредә теркәлүе күзәтелә. Һәр ел саен 2 меңгә якын предприятие һәм оешма, шәхси эшмәкәрләр чит илдән килгәннәрне законлы рәвештә эшкә алалар. Федераль миграция хезмәте чит ил гражданнарының һәм аларга эш бирүчеләрнең миграция өлкәсендәге РФ законнарын үтәүләрен тикшереп тора.

Әйтергә кирәк, агымдагы елда мигрантларның да закон бозулары ешайды, шулай ук эш бирүчеләрнең дә кагыйдәләрне санга сукмау очраклары күбәйде.

Республикада иммигрантларның хезмәткә хокукларын тупас бозуның төрле очраклары күзәтелә. Мәсәлән, чит илдән килгән гражданнарны вакытыннан артыграк эшләргә мәҗбүр итү, социаль ташламалардан мәхрүм итү, чирләгән көннәр өчен түләмәү, ашыктырып, бушлай эшләтү. Эш бирүчеләр еш кына төрле сәбәпләр табып иммигрантларның шәхесен ачыклаучы документларын алалар, бу инде эшләүчеләрне тагын да күндәмрәк булырга, башларын ияргә мәҗбүр итә. Россия Федерациясенең кайбер регионнарында чит ил гражданнарын коллыкка алу, сату, иреген чикләү, алдау, куркыту кебек тагын да җитдирәк очраклары билгеле.

Узган ел чит ил гражданнарын хезмәткә тарту буенча Татарстан Республикасында эш бирүчеләргә карата 1850 административ беркетмә төзелде, барлыгы 12 млн сумнан артык штраф салынды. 29 эш бирүчегә карата эшчәнлекләрен туктатуны таләп иткән карар чыгарылды. Административ җаваплылык чит ил гражданын законсыз эшләткән һәркемгә кагыла.

Реклама

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда законсыз рәвештә яшәүче чит ил гражданнары тарафыннан кылынган хокук бозулар да арта бара. Террордан саклану буенча да республикада оператив хәл катлауланды, мөселман лидерларына карата эшләнгән җинаятьләр шул турыда сөйли. Җәмәгать куркынычсызлыгын юкка чыгаруга һәм террорлык актлары башкаруга корылган җинаять төркемнәренә еш кына чит ил гражданнары эләгә. Эммигрантлар хезмәтеннән төптән уйламыйча, законсыз файдалану әнә шундый күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе чит ил гражданнарын кертүдә контрольнең булмавы, аларның хезмәтеннән законсыз файдалану шәхси җаваплылыкка, хәтта җинаять җаваплылыгына китерүе турында кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун. хокук. җәмәгать тәртибе

2
X