Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Баланы үзен генә калдырсаң – 5 мең сум штраф

Бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов якын көннәрдә хөкүмәт карамагына Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты тапшырырга җыена. Аның нигезендә баланы ялгызын гына калдыру катгый тыела. Күпләр кибеткә кереп киткәндә баласын машинада утыртып калдыра, берәр җиргә барасы булса, өйдә берүзен калдыра. Яңа проект...

Бала хокуклары буенча Россия Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов якын көннәрдә хөкүмәт карамагына Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты тапшырырга җыена.

Аның нигезендә баланы ялгызын гына калдыру катгый тыела. Күпләр кибеткә кереп киткәндә баласын машинада утыртып калдыра, берәр җиргә барасы булса, өйдә берүзен калдыра. Яңа проект буенча моның өчен әти-әниләрне административ җаваплылыкка тартып, 5 мең сум штраф түләтү каралган. Павел Астахов шул рәвешле гамьсез гаиләләргә карата көрәш башларга җыена. Бәлки шуннан соң, тәрәзәдән егылып төшкән балалар саны кимер, машина салонында бала булган килеш, машинаны эвакуатор алып китү очраклары, тагын башка күңелсез хәлләргә чик куелыр дип, саный Павел Астахов.

Реклама

http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/10296-balanyi-үzen-genә-kaldyirsaң---5-meң-sum-shtraf.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X