Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Авыр җинаятьләр алар тарафыннан ачыла

Нәкъ бер ел элек Россиядә җинаять хөкеме тармагында яңа федераль дәүләт органы - Тикшерү комитеты үз эшчәнлеген башлады.

Комитет үтерү, кеше урлау, көчләү кебек шәхескә карата кылынган авыр җинаятьләрне тикшерә. Моннан тыш, әлеге хезмәт вазыйфаи җинаятьләр, коррупция, салым түләү белән бәйле җинаятьләрне, шулай ук адвокатлар, депутатлар, тикшерүчеләр тарафыннан эшләнгән закон бозу очракларын тикшерә.

2012 елдан Тикшерү комитеты хезмәткәрләре вазыйфасына балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнгән һәм балигъ булмаганнарга карата кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне, шулай ук ришвәт бирү һәм алу очракларын тикшерү өстәлде.
Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Тукай районара тикшерү бүлеге Тукай, Минзәлә һәм Актаныш районнарын берләштерә.

Реклама

Узган ел бүлектә Актаныш районы буенча 152 эш каралып, 17 җинаять эше ачылды, Минзәлә районы буенча 185 эш каралып, 25 җинаять эше ачылды, Тукай районы буенча 366 эш каралып, 37 җинаять эше ачылды. Барлык җинаять эшләре дә судка җибәрелде, хокук бозучылар җәзаларын алды. Әйтелгән җинаять эшләренең 6сы алдагы елларда кылынган җинаятьләр буенча. Алар арасында үтерү очраклары да бар.

Бүлек ел дәвамында шәхси сораулар белән килгән халыкны да кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X