Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Автордан рөхсәт кирәк

Район территориясендәге "Түбән Кама милли паркы"нда урнашкан "У родника" кафесында Россия авторлар җәмгыяте рөхсәтеннән башка гына җырлар башкарылуы турында билгеле булды һәм прокуратура бу эш буенча тикшерү үткәрде.

Үз хокукларын үзләре генә яклау мөмкинлеге булмаган очракта авторларга, башкаручыларга, фонограммалар чыгаручыларга Россия авторлар җәмгыятенең Татарстан филиалы ярдәм итә. Авторлык хокукына ия кеше үз иҗат эшеннән файдаланырга рөхсәтне үзе бирә һәм үзе тыя ала. Ә тыю юк икән, ул әле файдаланырга ярый дигән сүз түгел.

Авторлык хокукы турындагы законнарны бозган өчен гражданнардан 1500дән 2000 сумга, вазыйфадагы затлардан - 10000нән 20000 сумга кадәр, юридик затлардан 30000нән 40000 сумга кадәр штраф түләтү каралган. Бар очракта да файдаланылган предметларның барысы да конфискацияләнә.

Реклама

"У родника" кафесы директоры район прокуроры тарафыннан язма рәвештә кисәтелде, вазыйфадагы бер кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун хокук тђртибе автор хокуклары