Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Алдаучыларга ишек ачма – милегеңнән колак кагарсың

Халык һаман да ышана, һаман да алдана. Хәер, үзләренең мәкерле тозагына эләктерү өчен җинаятьчеләр нинди генә хәйләләр уйлап тапмыйлар, нинди генә чаралар кулланмыйлар.

Бүгенге яңа технологияләр заманында иң нык таралган алдау һәм беркатлыларны "төп башына утырту" чарасы, әлбәттә - кәрәзле телефон. Ә иң ышандыра һәм ышаныч яулау алымы буларак, мошенниклар гадәттә эчке эшләр органнары вәкилләре булып шалтыраталар: "Сезнең якын кешегез (улыгыз, ирегез) күңелсез ситуациягә эләкте, аны йолып алу өчен фәлән суммада акча кирәк, ашыгыгыз, соңга калуыгыз бар!" Әнә шулай корбанының психологиясенә көтелмәгән хәбәр белән тәэсир итеп, куркып калган хәлендә уйларга урын калдырмаслык итеп инандыру - социаль мошенникларның төп коралы. Шуңа күрә таныш булмаган кешеләр сезгә нинди дә булса хәвефле хәбәр белән шалтыраткан очракта, югалып калмагыз! Иң беренче эш итеп шалтыраткан кешенең исем-фамилиясен, эшләгән урынын, эш телефонын язып алып калыгыз, әлеге телефон аша барысын да ачыклагыз, ә инде мәгълүмат расланмаган, ягъни ялган булган очракта, ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итегез. Икенче эш итеп, "хәвеф янаган" якын кешегезгә шалтыратып, телефоны җавап бирмәсә, эш урынына, дусларына, танышларына хәбәр салып, тиз арада аның белән элемтәгә керергә тырышыгыз.

Әлеге төр җинаятьчелек белән бәйле фактлар, кагыйдә буларак, бер-берсенә бик охшаш. Кемгәдер: "Улыгыз яки ирегез кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәтендә гаепле, тиз арада фәлән номерга фәлән суммада терминал аша акча салсагыз, аны бәладән йолып калырга була, зинһар ашыгыгыз, һәр минут исәптә!" - дип шалтыраталар. Икенче берәүнең номерына аның "шәп" автомобиль отуы турында смс-хәбәр килә, тик бер "пүчтәк кенә" шартны үтәү зарур - автомобильне "бәхетле" җиңүче исеменә теркәү өчен ашыгыч рәвештә фәлән сумманы әйтелгән номерга - банк исәбенә яки кәрәзле телефонның абонент номерына күчерергә. Ни кызганыч, күпме халык шушы тозакка эләгә, ышана, алдана.

Мисалга, шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенә гражданин "К" ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның кәрәзле телефонына: "Сез кыйммәтле бүләкләр уйнатылган бәйгедә җиңеп, ноутбук оттыгыз, тик аны алу өчен фәлән исәпкә 3000 сум акча күчерергә кирәк", - дигән смс-хәбәр килә. Акчасын күчерүгә, ноутбук вәгъдә иткән номерлар да җавап бирми, "эреп" юкка чыга. Шулай итеп, үзенең беркатлылыгы аркасында әлеге гражданин тир түгеп тапкан акчасыннан колак кага. Кагыйдә буларак, мондый эчтәлектәге смс-хәбәрләрне ирегеннән мәхрүм ителгәннәр җибәрә.

Мошенниклар корган тозакка еш кына өлкән яшьтәгеләр эләгә. Аларның бик тиз ышанучан, киң күңелле булуын әлеге төр җинаятьчеләр үзләренең мәкерле ниятләрен тормышка ашыру өчен бик уңышлы файдаланалар. Өлкәннәрне алдап милекләрен кулга төшерү өчен алар кем булып кына ишек шакымыйлар: күптән күрешмәгән якташлары, хуҗалыктагы булышырга килгән социаль хезмәткәр, көнкүрештә бик кирәкле, ләкин бик очсыз товарлар сатучы булып та. Ә ишегеңне ачып фатирыңа керткәнсең икән, милегеңнән колак кактың дигән сүз. Шуңа күрә ялгыз яшәүче өлкәннәр колагына тагын бер киңәш-искәртү: таныш булмаган кешегә беркайчан да ишек ачмагыз!

Ә күпме пенсионерларның үлемтеккә дип бөртекләп җыйган соңгы акчаларына кадәр алып чыгып китәләр! Әле "Сезгә бозым ясаганнар яки өйдәге кыйммәтле әйберләрне "чистартырга" кирәк дип, ялганлап-куркытып, ышандырып булган акчаларын, хәтта банк исәбендәге зур суммаларын алдырып, өлкән кешене бер тиенсез, милексез калдыру очраклары, кызганычка каршы, әледән-әле кабатланып тора. Шуңа күрә өлкән кешеләр балаларыннан аерым яшәгән очракта, аларны кабат-кабат искәртеп торырга, таныш булмаган кешеләр белән аралашкан очракта бик сак булырга кирәк икәнен аңлатырга кирәк.

Мошенниклар заманга да, җәмгыяви шартларга да җайлаша, тагын да хәйләкәррәк, мәкерлерәк алдау ысуллары уйлап таба. Нинди генә мәгълүматларны файдаланмый.

Мисал өчен, республикабыз территориясендәге полиция бүлекләренең берсенә гражданин "Н" шалтыратып, үзен мошенникларның алдавы турында әйтә. Аңа күптән түгел югалган паспортының табылуы, ләкин документны фәлән банк исәбенә экспресс- түләү килгән очракта гына бирәчәкләрен хәбәр итәләр. Мошенникларның таләбен үтәп, тиешле сумманы җибәргәннән соң гына ул үзенең алданганын аңлый.

Әлбәттә, мошенниклар тозагына эләгеп алданган, зыян күргән кешеләргә полиция ярдәм кулы сузарга әзер. Ләкин әлеге җинаятьчеләргә каршы иң яхшы көрәш ысулы - ул сезнең хокукый яктан белемле, игътибарлы һәм сак булуыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев