Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Алдау юлы белән чит кешенең акчасын урлаган хатын-кыз биш елга ирегеннән мәхрүм ителде

Кичә район судында алдау юлы белән чит кешенең акчасын алган 1972 елгы хатын-кызның эше буенча хөкем карары чыгарылды. Калмия авылында яшәүче әлеге хатын-кыз РФ Җинаять Кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше нигезендә, ягъни алдау юлы белән чит милеккә хуҗа булган өчен биш елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазановның суд барышында ачыклык кертүеннән күренгәнчә, узган елның 22 сентябрендә Шәфыйкова Яр Чаллыда яшәүче 1984 елгы С. фамилияле хатын-кыз белән очраша һәм икенчесенең Алабуга районындагы авыл хуҗалыгы эшләре өчен билгеләнгән 9 гектар җирен шәхси торак төзелеше җирләре итеп күчерергә вәгъдә бирә. Моның өчен җир участогы хуҗасы эшне башкаручыга 2 млн 250 мең сум акча түләргә тиеш була. Бу сүзләргә ышанган С. ханым шул ук көнне беренчел кертем итеп Шәфыйковага 500 мең сум акчасын чыгарып бирә. Ышанычлырак булсын өчен Шәфыйкова участокны авыл хуҗалыгы билгеләнүеннән торак төзелеше җире итеп күчерү өчен С.дан акча алуы турында расписка да яза. Аны 23 сентябрь көнне С.ның үзенә китереп бирә.
24 сентябрь көнне исә С. алдакчыга тагын 500 мең сум акча алып килеп тапшыра. Шулай итеп, зур күләмдәге акчага хуҗа булган Шәфыйкова аны үз кирәгенә тота, ә җирне торак төзелеше максатына үзгәртү турында уйламый да. Шул ук вакытта ул үзенең вазифадагы зат түгел икәнен дә, участокны икенче максатка күчерергә хокукы юклыгын да яхшы белә.
Судта Шәфыйкова ул акчаны С.дан бурычка алдым, мөмкинлек булу белән кире кайтарачакмын дип бара. Шулай ук үзенең тәрбиясендә балигъ булмаган улы, социаль ярдәмгә мохтаҗ әти-әнисе, кайнана белән кайнатасы булуын, үзенең дә һәрдаим медицина ярдәменә мохтаҗ икәнлеген искәртеп, җәзаны йомшаграк бирүләрен сорый.
Шунысын да әйтергә кирәк, гаепләнүче 2013 елның апрелендә мошенниклык гамәлләре өчен бер мәртәбә җаваплылыкка тартылган инде. Ул вакытта суд Шәфыйкованы иректә калдырып, аңа карата 4 ел сынау срогы белән 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Ләкин бу хәлләр генә аңа сабак булмаган, күрәсең - ул сынау срогы чорында тагын шундый адымга барган.
Шулай итеп, элеккеге җәзасын да кушып, суд Шәфыйкованы бу юлы биш елга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрергә дигән карар чыгарды. Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазановның билгеләп үтүенчә, карар законлы нигезгә таянып чыгарылды. Ләкин гаепләнүче суд карарыннан риза булмыйча, билгеләнгән срокларда аны дәгъва итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев