Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Алар һәр көн халык иминлеге сагында

17 ноябрьдә полициянең участок вәкаләтлеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Участок вәкаләтлеләре хезмәте эчке эшләр органнарында 1923 елда оеша. Һәм шул вакыттан башлап, инде 88 ел дәвамында, хокук саклаучылар бу көнне эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый, бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итә.

Хокук саклау өлкәсендәге бурычларның күпчелеге нәкъ менә участок вәкаләтлеләренә йөкләнгән. Россия күләмендә караганда, җәмәгать куркынычсызлыгы белән бәйле җинаятьләрнең һәр икенчесе һәм криминаль полиция юнәлешендәге хокук бозуларның дүрттән бере алар тарафыннан ачыла.
Район полициясенең участок вәкаләтлеләре бүлегендә бүген 25 кеше хезмәт куя. Хезмәтләренең һәр көне кеше белән аралашуга, аларга ярдәм кулы сузуга, авыр хәлләрдән чыгу юлын эзләүгә, саксыз адым ясаудан вакытында кисәтүгә һәм, ниһаять, халык белән уңай мөнәсәбәтләр булдыруга корылган. Хокук тәртибенә кагылышлы проблемаларны чишү, иң беренче чиратта, нәкъ менә шуны таләп итә дә. Ә авыл җирендә бу аеруча мөһим. Аларда участок вәкаләтлеләре башкарма хакимият белән бер дәрәҗәдә дисәк тә ялгыш булмас. Һәм хезмәтләре дә үзара бәйләнгән. Нинди дә булса нәтиҗәгә ирешим дисәң, участок вәкаләтлесенең һәм авыл җирлеге башлыгының аңлашып эшләве мөһим, диләр район участок вәкаләтлеләре һәм, форсаттан файдаланып, уңай мөнәсәбәтләре өчен җирлек башлыкларына рәхмәтләрен белдерәләр.
Бүлекне 2003 елдан полиция подполковнигы Ринат Фәрдиев җитәкли. Алар урынбасары, полиция капитаны Илназ Байдуганов белән һәр участок вәкаләтлесенең эшен даими контрольдә тоталар, эчке эшләр органнары системасында шактый тәҗрибә туплаган кадрлар буларак, яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирәләр. Бүлек инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Эльмира Нурхәмитовага да хезмәттәшләренең ихтирамы зур. Участок вәкаләтлеләре 23 авыл җирлегендә тәртип саклый. Әле быел гына хезмәт күрсәтү территориясенә 50 ял базасы, 7 бакчачылык ширкәте, 10 балалар лагере һәм дистәләгән кафе-кибетләре белән "Түбән Кама" милли паркы, шулай ук БСИның бер өлеше өстәлгән. Алар бүген Кече Шилнә һәм Түбән Суыксу участогына карый.
Ләкин хокук сакчылары тарафыннан профилактик чаралар үткәрелеп, кисәтүләр ясалып торуга да карамастан, кырын гамәлләрдән качып булмый. Агымдагы елның ун аенда кылынган 419 җинаятьнең 289ы тикшерелгән. 125 җинаять, ягъни тикшерелгән эшләрнең 43 проценты участок вәкаләтлеләре көче белән ачылган. Участок вәкаләтлеләренә урлаулар буенча еш мөрәҗәгать итәләр. Күбесенчә бакча йортларында яшәүчеләрдән, җитештерү кооперативлары хуҗаларыннан гаризалар керә. Гаиләдәге низагларны чишәргә, көнкүреш мөнәсәбәтләрен җайга салырга да туры килә участоктагы хокук саклаучыга. Эшсезләр, иректән азат ителгәннәр белән проблемалар туып тора. Андыйларны эшкә урнаштыру да участок вәкаләтлесе вазыйфасының бер өлешенә керә. Быелның ун аенда аларның көче белән шундый 13 кеше хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша эш белән тәэмин ителгән. Бүген җинаятьләрне киметүнең бер чарасы - җәмәгать урыннарында видеокамералар кую, диләр бүлектә. Бу максаттан авыллардагы эшне уңай бәялиләр.
Участок вәкаләтлеләре эре җирлекләрдәге җәмәгать тәртибен саклау пункты башлыклары Виктор Гудовка, Рәсимә Кожемякинага, Ләйсән Абдрахмановага, Ләйсән Гыймадиевага рәхмәтләрен җиткерәләр.
"Участковыйларыбызның барысы да яхшы эшли, ләкин бүгенге бәйрәм көнендә эшчәнлекләрендә аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәрен санап үтәсе килә", - ди бүлек башлыгы Ринат Фәрдиев. Яңа поселогы участок вәкаләтлесе Нияз Нәбиуллин, мәсәлән, халык белән аерата оста эшли икән. Әле берничә ай элек кенә Круглое Полега килеп, әлеге катлаулы участоктагы хезмәтен поселок активы белән кулга-кул тотынып башлаган Алмаз Вәсимовның да эшен югары бәяли җитәкче. Новотроицкое һәм Комсомолец җирлекләренә хезмәт күрсәтүче Сирин Сәмигуллин, Теләнче Тамак һәм Яңа Бүләктә эшләүче Олег Белоусов, Кече Шилнәдән Спартак Иванов республика күләмендә "Иң яхшы участок вәкаләтлесе" исемен алганнар.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге барлык участок вәкаләтлеләрен бәйрәм белән котлый. Җаваплы хезмәтләрендә уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев