Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
«Якты юл»ның алтын фондыннан

“Якты юл” архивыннан - Иван дәдәйнең «Тамчыкай»га бүләге

Газетабызның 50 еллык юбилее уңаеннан башлап җибәргән сәхифәне архивтагы тагын бер кызыклы язма белән дәвам итәбез. Берәүләр өчен бу язма тарихны барлау, искә төшерү булса, кайберәүләргә ул яңалык булып барып ирешер. Тиздән язларны тагын да ямьләндереп алмагачлар шау чәчәккә күмелер. Тирә-якка таралган хуш истән башлар әйләнер. Һәр ел саен язлар белән бергә килүче, бер тапкыр гына кабатланучы искиткеч матур күренеш бит ул. Ә менә моннан ике дистәгә якын еллар элек Иван дәдәй Мәләкәс авылы халкына алма бакчасы бүләк итеп, күпме кешене сөендергән. Бүгенге язмабыз шул турыда.

Иван дәдәй алмагачлары

Балачак бер мизгел сыман гына. Бик тиз үтеп китә. Тормышы никадәр авыр булса да, аны узганда, борма-борма юллардан үтәргә туры килсә дә, Иван дәдәй балачак елларын сагынып искә ала иде...

Иван Моисеевның әтисе 1942 елда фронтка китә һәм шул китүеннән кире әйләнеп кайтмый. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән калган әниләре тормыш йөген ялгызы тарта башлый. Билгеле инде, төнне көнгә ялгап эшләгән анага балалары ярдәм итә.

Бер генә эштән дә чирканып тормый Иван дәдәй, кайсына өлгерә, шунысын эшли. Авыл янындагы катнаш урманнан гөмбә, чикләвек, җиләк-җимеш җыя, печән чаба, утын кисә ул. Күрәсең, шуңа да табигатьне яраткан һәм киләчәген дә бакчачылык һөнәре белән бәйләгәндер Иван дәдәй. Хәрби хезмәтен тәмамлап, Пеньки шәһәрендә бакчачылык һөнәрен үзләштергәннән соң, ул Мәләкәс авылына бакчачы булып эшкә кайта. Биредә авылның иң уңган, иң чибәр кызы Александра Гермагентовна белән кавышып, үз гаиләләрен коралар.

Тормышы кебек үк, аның алма бакчасы да шаулап чәчәк ата. Иван дәдәй алмаларының, алмагачларының даны еракларга тарала. Утырткан алмагачларның үсентеләрен якын-тирә авыллардан килеп алалар.

Бервакыт Иван дәдәй, оныгын балалар бакчасыннан алырга дип, “Тамчыкай”га килә һәм, бакчаның зур территориясен карап йөргәннән соң, бирегә алмагачлар утыртырга тәкъдим итә. Икенче көнне аның ярдәме белән “Тамчыкай” ишегалдына 20 төп алмагач утыртыла. Әлеге вакыйгадан соң байтак вакыт уза. Алмагачлар да үсеп җитә. Һәр язда алар ап-ак күбеккә күмелгәндәй чәчәк аталар, көзен җимешләрен бирәләр. Алардан ясалган компотларны балалар яратып эчәләр, алма пирогларын, кайнатмаларын ашыйлар.

Кызганыч, бүгенге көндә Иван дәдәй дә, аның тормыш иптәше Александра Гермагентовна да бу якты дөньяда юк инде. Ләкин алар башлаган изге эш моның белән генә туктап калмый. Бүгенге көндә Иван дәдәйнең эшен улы Николай дәвам итә. Әтисе кебек уңган, тырыш егет тагын да яңа сортлы алмагачлар утырту белән шөгыльләнә. Рәхмәт аңа. Авылыбызда Николай кебек акыллы, эшчән яшьләрнең булуы сөендерә.

Р.Әхтәмова, Мәләкәс авылының “Тамчыкай” балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев