Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Әлхамдулилләхи раббил галәмин. Вәл гакыйбәтү лиль муттәкын. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мухаммәдин вә галә әлихи вә сахбихи әҗмәгын.
Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез с.г.в.нең рух шәрифенә дип әйткән салават шәрифләребез булса иде. Мөхтәрәм җәмәгать әл мөслимин, кешеләрнең кылган гамәл вә гыйбәдәтләре бертигез түгелдер. Кайбер кешеләр бер үк гыйбадәт өчен төрле микъдарда әҗер вә савап алырга мөмкиннәр. Бу кешенең ихласлылыгы вә тырышлыгы иманның куәте вә кешедәге булган нияте сәбәпле булырга мөмкин. Бу сәбәпләр, нәкъ шулай ук, ураза гыйбадәтенә дә кагыла. Ислам галимнәреннән берсе булган имам Газали хәзрәтләре үзенең китапларында яза: «Кайбер кешеләр бары тик корсак белән җенес әгъза уразасын гына тоталар ди, ә икенче берәүләрнең күз, колак, кул, аяк гомумән, тәннәре вә җаннары рузада булды. Бу ураза изгеләр рузасы булыр вә Раббыбызга бик тә кадерле вә сөйкемле ураза булыр. Уразаның бу дәрәҗәсенә берничә шарт аркылы ирешеп була», – ди.
Иң беренче шарт – күз уразасы. Карашыңны Аллаһыбыз тыйган бөтен харамнардан, мәкрүхләрдән саклау. Күз алдыңа берәр тыелган әйбер я сүрәт очраса, карашыңны төшерү шарт булып торыр. Нинди мәгънә бар, нинди файда бар синең ач торуыңнан әгәр син карашыңны харамнардан тыймасаң? Иманлы бәндә Аллаһыбыз тыйган харамнарга караганда шайтанның агулы бер угы кешенең калебенә килеп кадала да иманына зәгыйфьлек китерә. Гыйбадәт кылам дип басса, шул харам булган сурәт бу бәндәнең күз алдына килеп баса да гыйбадәтнең тәмен, иманның ләззәтен бетерә. Уразадан ләззәт алыйм, ахирәттә әҗерем югалмасын, дисәң, карашыңны бигрәк тә ураза вакытында Раббыбыз тыйганнардан тый. Мәгәр рамазанда моңа күнексәң, барча вакыт шулай булырсың.
Уразаның икенче шары – тел рузасы. Зур бер галим әйтә иң зур изгелекләр тел белән эшләнгән кебек, иң зур гөнаһ гамәлләр дә тел белән эшләнә ди. Тел сөяксез, армый-талмый бертуктаусыз сөйли дә сөйли. Әгәр ураза тотучы кеше телен зикер белән Аллаһыбызның китабын уку белән тәрбияләп тормаса, тел гөнаһларга бик тиз кереп китә дә инде. Шул сәбәптән безнең телебез ике йозак тешләр вә иреннәр астына бикләнгән. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә әйтә, дөрестән дә бик күпләрнең тоткан уразалары ике әйбер: ялган белән гайбәт сәбәпле бозылды ди. Менә күрәсезме, кардәшләрем, ураза тотып та, шул ук вакытта гайбәт сөйләп, кеше алдап булмый икән шул. Шуңа күрә мөселман кеше авызын ачканда үзенең уразалы икәнен онытмасын ди.
Пәйгамбәребез әйтә, ураза ул калкан ди. Кем дә кем уразалы булса, кычкырышмасын, орышмасын. Әгәр аңа каршы төшүчеләр булса, мин уразалы, мин ураза тотамын дип җавап бирсен диде. Бу хәдистә дә зур бер гыйбрәт, вә зур бер хикмәт бар. Ураза тотучының кычкыру белән җавап кайтармавы ул бит көчсезлектән түгел, аның да кычкырырга хәленнән килә, тик ул Раббысыннан куркып, уразамның әҗере кимер, әгәр мин дә кычкыра башласам, уразам бозылыр дип кычкырмый. Бу эштә кычкырган кешегә дә зур бер тәрбия дәресе яшерелгәндер.
Уразаның әҗерен киметмәс өчен өченче шарт – колак уразасы булып тора. Бик күпләребез уразада булсак та, мин бит үзем сөйләмим кеше сөйләгәнне генә тыңлыйм дип әйтә дә, шуңа шатланып йөри. Тик бер әйберне аңламый – гайбәт сүз йөртүләре тыелган кебек, аларны тыңлавы да харам булды, бигрәк тә ураза тотучы кешеләргә. Раббыбыз узенең китабында әйтә: «Ссәммәгунә лил кәзиби әккәлунә лиссухт», ялган сүзләр тыңлаучы кеше көне буе ураза тотып та харам ризык белән авыз ачучы, ифтар кылучы кебек булыр ди. Уразадан күпме әҗер калганны күз алдына китерегез инде. Пәйгамбәребез әйтә: әгәр син ялган, я гайбәт сөйләгәнне тыңлап утырып шуңа риза булсаң, сөйләүче кеше кебек нәкъ шундый ук гөнаһлы булырсың, ди. Димәк, син кардәшең хакында гайбәт сөйләүне ишетсәң, туктатырга тырыш, әгәр туктата алмасаң тыңлама, китеп бар. Әбу Дәрда р.г. әйтә: «Кем дә кем үзенең кардәшенең дәрәҗәсен кимсетүдән борылса – Аллаһыбыз ул бәндәнең йөзен кыямәт көнендә уттан борыр»,– диде. Икенче бер сәхәбә Җәбир р.г. әйтә: «Әгәр син ураза тотсаң, синең телең, күзең, колакларың гайбәттән, ялганнардан имин булсын, алар да уразалы булсын, күршеләреңне газаплаудан саклан, сиңа иминлек килер, уразасыз көнең белән уразалы вакытыңны бер итмә», – ди.
Уразаның әҗерен саклау өчен дүртенче шарт – калган бөтен әгъзаларны харамнардан, шөбһәле нәрсәләрдән саклау. Нинди файда синең көне буе ураза тотып та ифтар вакытында шөбһәле булган, яки харам ризыклар ашасаң?! Бу шәһәрне җимереп, шунда бина салу кебектер.
Уразаның әҗерен саклый торган бишенче шарты – артык күп ашаудан тыелудыр. Имам Газали хәзрәтләре әйтә: «Хәләл ризык ул дәва кебектер, аның әзе файдалы булса, күбе, артыгы зарардыр»,– ди. Пәйгамбәребез әйтә: «Аллаһыбызның иң яратмаган тутырылган капчыклардан адәм баласының тулы корсагы»,– ди. Ураза дигән гыйбадәтнең асылы шайтан юллары булган шәхвәт юлларын ябу, әдәм баласының шәхвәтен сындыру. Көне буе ач торып зәгыйфьләнгән тәнеңне яңадан тутырып куйсаң, бөтен шәхвәтең кире уяна да инде. Шуңа күрә ураза тотучы кеше күп ашаудан тыелырга тиешле булыр.
Уразаның әҗерен саклый торган алтынчы шарт – күп йоклаудан саклану. Әгәр ураза тотучы бәндә бөтен ураза көнен йокыда үткәрсә, ул уразаның бер авырлыгын да күрмәячәк. Авырлыгын күрмәгәч, тәненә бер авырлык та килми. Рәсүлебез бер хәдисендә әйтә, ураза ул әманәт. Шуңа күрә һәр иманлы кеше үз әманәтен сакласын ди.
Раббым, барыбызны да корсак белән җенес әгзасы рузасы тотудан сакласа иде. Бөтен тәнебез, калебебез, җаныбыз белән уразада булып, Аллаһыбызның рәхмәтенә ирешеп җәннәтләргә керергә насыйп булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев