Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Малтабарда  ифтар мәҗлесе

Район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас туган авылы Малтабарга тирә-күршедәге биш авылдагы дин кардәшләребезне ифтар мәҗлесенә җыйды.

Авыл мәдрәсәсе бинасына килеп керүгә үк биредә кунаклар килүгә бик нык әзерләнгәнлекләре күренеп тора. Авыз ачар вакыт җиткәнче үзара аралашып, хәл-әхвәлләребезне белешеп алдык. Аннары мөхтәсиб кыскача гына Рамазан аеның ни хәтле кадерле булуын искәртеп, мәҗлесне ачты һәм вәгазь өчен сүзне Габделмөлек хәзрәткә бирде.
  Ифтар мәҗлесенә татар халкының сөекле кызы, 40 китап авторы, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың килүе һәм күңелләргә үтеп керә торган тирән эчтәлекле чыгышы кунакларга Рамазан ае бүләге булды. Һәрвакыттагыча, ул милләтебезнең узган юлы, ислам тәрбиясе, рухи дөньябыздагы хәлләр турында бик мавыктыргыч, үтемле итеп сөйләде.
  Ифтар мәҗлесенең тагын бер күңелле ягы балаларның күпләп катнашуы булды.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев