Якты юл
  • Рус Тат
  • Юмартлык – асыл сыйфат

    Бисмилләәһиир-рахмәәниир-рахиим

    Юмартлык кешедәге иң күркәм сыйфатларның берсе. Аллаһ Үзенең Сүзе булган Коръәни Кәримдә бик күп сүрә-и аятьләрдә кешеләрне юмарт булырга өнди. Ислам шәригате буенча, мал-мөлкәте булган, мул тормышта яшәүче  кешеләр үзләрендә булган байлыктан мохтаҗларга ярдәм итәргә, байлыкларының кырыктан бер өлешен зәкят итеп түләргә тиешләр. Аллаһ Коръәндә «Зәрият» сүрәсенең 19нчы аятендә байларның малында мохтаҗларның өлеше булуы хакында: «... аларның малларында соранучыларга һәм мохтаҗларга өлеш бар», – дип катгый итеп әйтә.
    Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис шәрифендә: «Юмартлык – ботакларын дөньяның эченә сузган Җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу агач ботакларының берсенә тотынса, ул аны Җәннәткә тартыр. Саранлык – ботакларын дөньяга сузган Җәһәннәм агачларыннандыр. Кем бу агачның ботагына тотынса, ул ботак кешене Җәһәннәмгә тартыр», – дигән. 


    Сорау. Байлык-муллыкны кеше көне-төне эшләп, бик тырышып  тапса да, аннан мохтаҗларга өлеш чыгарырга тиешме?
    Җавап.
    Байлык-муллык акыл-зиһенне эшләтеп яисә күп көч куеп табылган булса да, аны Аллаһ бирмәсә, без бернәрсә дә эшли алмас идек, шуңа күрә дә, Раббыбыз биргән нигъмәткә шөкер итеп, аннан башкалар өчен өлеш чыгарырга тиешбез. Мохтаҗларга ярдәм итү, юмартлык Коръән белән һәм, аннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләре белән фарыз кылынган.

    Сорау. Бу хакта Коръән-нән дәлил китерсәгез иде.
    Җавап.
    Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 272нче аятендә: «Бер яхшы нәрсәне сәдака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер. Сәдакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән сәдака бирегез, аның хаклары сезгә түләнер Җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез Ахирәттә золым кылынмассыз», – ди. 
    Тормыш тәҗрибәсе белән расланган: саранлану, мал колына әйләнү яман нәтиҗәләргә китерә һәм булган мал-мөлкәтне дә харап итә. Бу хакта Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ коллары өчен шундый көн җитәр, ул көнне күктән ике фәрештә төшәр һәм аларның берсе шулай дияр: «Ий, Аллаһым, сәдака бирүчегә арттыр!» һәм аңа артыгы белән бирелер. Икенчесе шулай дип әйтер: «Ий, Раббым! Саранга бирмә!» һәм аның бөтен малы зая булыр». Сәдака малны күбәйтә, бәрәкәт бирә.
    Аллаһ ризалыгы өчен ихласлык белән бирелгән хәер-сәдака гамәл дәфтәренә язылып беркетелә. Бу хакта яхшы белгән мөслим-мөслимәләр һәрвакытта да малларыннан ятимнәр, мохтаҗлар, фәкыйрьләргә өлеш чыгаралар, зәкятләрен җиренә җиткереп бирәләр. Ислам тарихында юмарт, киң күңелле мөслимәләр күп булган, хәзер дә алар бар һәм киләчәктә дә булыр, ин шәә Аллаһ. 
    Тарихтан бер мисал: Һарун әр-Рәшитнең хатыны Зөбәйдә Мәккә халкы һәм хаҗилар өчен су каналы казыта. Ул канал шул заман өчен гаҗәеп нәрсә була. Зөбәйдәнең казначее: «Бу зур төзелешнең чыгымнары бик күп, каплап бетергесез», – дип зарлангач, мөслимә ханым һич икеләнүсез: «Балтаның һәр сугуы бер динар бәясенә төшсә дә, төзүдән туктамагыз!» – ди. Каналга «Зөбәйдә чишмәсе» дип исем бирәләр, халык су каналыннан рәхәтләнеп файдалана. 
    Мөслим-мөслимә-ләрнең хәйрия эшләре нәтиҗәсендә төзелгән хастаханәләр, уку йортлары һәм башка төзелеш объектлары халыкка хезмәт итә һәм игелекле кешеләрнең гамәл дәфтәренә изгелек булып языла.

    Сорау. Кемнәргә карата аеруча юмарт булырга?
    Җавап.
    Ятимнәрне кайгырту хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ятимне кайгыртучы минем белән бергә Җәннәттә була», – дигән һәм ике бармагын янәшә куеп күрсәткән. Ирсез калган хатыннарга, бәхетсезлеккә очраганнарга ярдәм итүнең зур әҗер-савапка ирештерүе хакында Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Ирсез хатын һәм мес-кеннәрне кайгыртучы кеше көндезләрен ураза тотып, төннәрен намаз-гыйбадәт белән үткәрүчеләрдән санала», – дигән.  
    Бөтен барлыкларны юктан бар кылып, тәрбияләп, нигъмәтләп торучы Аллаһ – Юмарт. Аллаһ – юмартлыкны сөя һәм юмартларга Үзенең иксез-чиксез байлыгыннан лаеклы нигъмәтне бирә, малларының бәрәкәтен арттыра. 


    Сорау. Дин әһелләре кайда да булса эшләп, кәсеп кылып акча эшли алмый бит инде. Аларны кем карарга тиеш?
    Җавап
    . Дин әһеле базарга чыгып сату-алу итсә, кәсепкә чыгып китсә халыкның рухи тормышын кем кайгыртыр? Мәчет-мәдрәсәләрдә кем гыйлем бирер? Шуңа күрә, халык аларны кайгыртырга тиеш. Аллаһ юлына, Ислам диненә хезмәт итүче дин әһелләренә, мәчет-мәдрәсә мөгал-лимнәренә, динне таратучыларга бирелгән сәдакалар һәм тотылган маллар урынына Раббыбыз безгә аннан да яхшырагын, аннан да хәерлерәген һәм тагын да күбрәк итеп бирәчәк, ике дөньяда да нигъмәтләндерәчәк. Аллаһ бу хакта Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 261нче аятендә: «Аллаһ юлына биргән малның мисалы  бер бөртек орлык кебек, ул орлык үстерде җиде башак, һәр башакта йөзәр орлык. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне Белүче», – дигән. 


    Сорау. Бурычка акча бирү дә саваплы дип ишеткәнем бар. Дөресме? 
    Җавап.
    Әбү Һөрәйра радыйаллаһу ганһү әйткән: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм шулай диде: «Бер кеше һәрвакыт башкаларга бурычка бирә торган булган һәм шулай дигән: «Фәкыйрь, мохтаҗ кеше килсә, аңа бурычын гафу итегез, бәлки Аллаһ безне гафу итәр». Үлгәннән соң Аллаһ каршысына килеп баскач, Аллаһ чыннан да ул юмарт кешенең барлык хата-гөнаһларын гафу иткән. 
    Аллаһ – Юмарт. Ул  инсаннарны юмарт итеп күрергә тели. Аллаһ ризалыгына ирешергә һәм ике дөньяда да бәхетле булырга теләсәк, юмарт булыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: