Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Ташкичү авылында ифтарханә үз ишекләрен ачты

Рамазан ае — игелек, бердәмлек һәм рухи пакьләнү чоры. Нәкъ менә шушы мөбарәк көннәрдә Ташкичү авылында әһәмиятле вакыйга булды — авылда яңа ифтарханә ачылды.

 

Ачылыш көнендә ифтарханәгә авыл халкы — өлкәннәр дә, яшьләр дә — бергә җыелды. Мәҗлес барышында уртак намазлар укылды, изге догалар кылынды. Бу очрашу авылдашлар өчен бердәмлекне ныгыту, күңелләргә җылылык һәм тынычлык өстәүче күркәм мизгелгә әверелде.

Ифтарханәне оештыруда һәм гамәлгә ашыруда зур өлеш керткән кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Аерым алганда, Рөстәм Мөхтәрович Гатауллинның тырышлыгы һәм ярдәме нәтиҗәсендә авыл халкы өчен иркен, уңайлы ифтарханә барлыкка килде.

Шулай ук Ташкичү авылы халкының активлыгы һәм бердәмлеге ассызыкланды. Уртақ эшкә битараф булмаган, ярдәм кулы сузган һәркем авылның рухи тормышын баетуга үз өлешен кертте.

Тотылган уразалар кабул булсын. Рамазан ае һәр йортка бәрәкәт, ил-көнгә тынычлык һәм иминлек китерсен, ә кылынган игелекле гамәлләр игелек булып кире әйләнеп кайтсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев