Якты юл
  • Рус Тат
  • Рамазан Гаете мөбарәк булсын!

    Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылгач, анда яшәүче кешеләрнең ике бәйрәме булуын белгән. Бәйрәм көннәрендә алар биеп, уйнап күңел ачалар икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм моны күргәч: «Аллаһ бу ике бәйрәм урынына алардан хәерлерәген – гайдел-фитыр, ягъни Рамазан гаете һәм гайдел-әзха, ягъни Корбан гаете көннәрен билгеләде», – дигән.
    Шул рәвешле, сәгадәт гасырыннан, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм яшәгән чордан башлап, бөтен Ислам дөньясында ел саен ике зур дини бәйрәм билгеләп үтелә.
    Рамазан шәрифтә нинди генә мәшәкать булмасын, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоттык, әлхәмдүлилләһ. Ахшам намазы керү белән авыз ачтык, дога кылдык һәм намаз укыдык, ифтар белән хушландык. Бәгъзеләр ифтар ашы белән мохтаҗларны, ятимнәрне сөендерү бәхетен татыды. Ифтар ашын махсус савытларда өйгә китереп бирүне оештырган юмарт күңелле мөселманнарга Аллаһның рәхмәте булсын. Болар барысы да Аллаһ Тәгаләгә итагать итүне, тәкъвалыкны күрсәтә. Ошбу гамәл-гыйбадәтләребезне Аллаһ кабул итсен! Әмииин.
    Үпкәләшкәннәрнең күбесе Рамазан аенда, Аллаһ рәхмәте белән, дуслаштылар, бер-берсен гафу иттеләр, әлхәмдүлилләһ. 
    Мөслим-мөслимәләр Рамазан шәрифтә кул-аякларын, телләрен, күзләрен, колакларын хәрамнән нык сакладылар. Инде бу күркәм гамәлләрне көндәлек тормышка кертсәк иде. Менә бу гамәл-гыйбадәтләрнең иң күңелле мизгелләре – Гает бәйрәме. Рамазан Гаетендә кардәшлек-туганлык, күршелек, дуслык хисләре аеруча нык беленә. Еракта яшәгән, ураза тоткан туган-тумачаны, дус-ишне телефоннан шалтыратып котлау аларны ихтирам итү белән беррәттән олы бәйрәмне – Гаетне дә хөрмәтләү була. 
    Рамазан гаетендә мохтаҗ-ларның, ятимнәрнең, ире булмаган ханымнарның, толларның тормышларын җиңеләйтү өчен матди ярдәм күрсәтү аеруча саваплы. Гает – сөенеч, шатлык һәм, әдәп кысаларында, күңел ачу көне. 
    Быел, мәгълүм сәбәпләр аркасында, Рамазан гаетендә җәмәгать булып мәчетләрдә җыела алмыйбыз. Аллаһ безнең халәтебезне Белеп, Ишетеп, Күреп тора, Раббыбызның гафу итүенә өметләнәбез. 
    Аллаһ Тәгалә биргән ризыклар хәерле-бәрәкәтле булсын өчен ятимнәрне, толларны, мохтаҗларны сыйлыйк. Хәзерге вакытта ризыкны махсус савытларда өйләргә тарату хезмәте дә оештырылган, үзебез дә илтеп бирә алабыз. Акча күчерү юллары да көйләнгән. 
    Хакыйкый мөселман юмарт, киң күңелле була. Аллаһ ризалыгын өмет итеп биргән сәдакалар изгелек булып гамәл дәфтәребезгә языла. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 272нче аятендә: «Бер яхшы нәрсәне сәдака итеп бирсәгез, файдасы – үзегезгәдер. Сәдакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән сәдака бирегез, аның хаклары түләнер Җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез Ахирәттә золым кылынмассыз», – ди. 
    Елына бер килә торган Рамазан гаетен һәр мөселман тиешле дәрәҗәдә бәйрәм итә алсын өчен аңа алдан ук хәстәрләнү кирәк. Ягъни хәер-сәдака, фидия һәм фитраны сәдакага лаек кешеләргә бәйрәмгә кадәр, ягъни бераз алданрак бирү хәерле була. 
    Районыбыз имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов вәгазьләрендә һәрвакыт инсанны изгелек кылырга чакыра. Җәүдәт хәзрәт: «Бездә булган һәртөрле нигъмәт – Аллаһ Тәгалә биргән бүләк ул. Аллаһ Коръәндә «Инсан» сүрәсенең 8нче аятендә: «Алар сөюләренә, ягъни нәфесләре теләвенә карамастан, ризыкны мохтаҗларга бирәләр, ятимнәрне тукландыралар, әсирләрне туендыралар», – дип, Аллаһ Тәгалә Үзе биргән нигъмәтләрдә мохтаҗларның да хакы булуын аңлата. Ятимнәрне, мохтаҗларны ашату-эчертү Коръәндә әнә шулай мактала һәм андый изгелек кылган кешеләргә хисап көнендә әҗер-саваплары булышлык итәчәге хакында әйтелә. Аллаһ – Ганиййун Кәрим, ягъни Юмарт Хуҗа. Әгәр теләсә, бөтен мохтаҗларны да туендыра ала. Ләкин, бу дөнья – сынау, имтихан йорты. Аллаһ – байларны сыный, аларның мохтаҗларга карата шәфкатьле булуларын, юмартлык күрсәтүләрен тели. 
    Мөселман дөньясында була торган, елга бер килә торган ике гаетне әдәп-әхлак кысаларында, юмартлык күрсәтеп үткәрик. Бердәм булып, дус-тату яшик. Бу фани дөньяда Ахирәтебезне кайгыртып изгелекләр кылыйк. Аллаһ «Әхзаб» сүрәсенең 35нче аятендә: «Мөслимнәр һәм мөслимәләр, мөэминнәр һәм мөэминәләр, Аллаһка итагать итүче ирләр һәм хатыннар, гадел яшәп динне дөрес тотар өчен бөтен авырлыкларга сабыр итүче ирләр һәм хатыннар, Аллаһтан каты курку белән курыккан, Аның ризалыгы өчен ураза тоткан, зәкят-сәдакаларын биргән, зинадан качкан ирләр һәм хатыннар, күп зикер итүче ирләр һәм хатыннар өчен Аллаһ мәгъфирәтен һәм олугъ әҗерләрен әзерләп куйды», – ди. 
    Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Рамазан аенда һәм аннан соң шәүвәлдә алты көн ураза тотучы – бер ел ураза тоткан кебек санала», – дигән. Шушы олы нигъмәткә шөкер итеп, Раббыбызның әҗер-савапларына өмет багълап Рамазаннан соң да изге гамәл-гыйбадәтләрне дәвам итик», – дип һәммәбезне дә Ахирәт тормышына әзерләнергә өнди. 
    Ярлыкау һәм мөкяфәт, әҗер-савап казану көннәре – изге Рамазанны биргән, инсанны Рамазан галиҗәнаб белән нигъмәтләгән Аллаһ Тәгаләгә хәмде-сәнә, мактауларыбызны әйтеп, Исламны, Коръәнне кешелеккә аңлатып җиткерүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават-шәрифәләребезне әйтеп, ел буе көтеп алган Рамазан белән саубуллашабыз. Рамазанны: «Рамазан әлвидагъ, хуш-сау бул!» дип озатабыз. 
    Рамазан гаете мөбарәк булсын! Өйләребез, күңелләребез бәйрәм рухы белән тулсын! Тоткан уразаларыбызны Аллаһ Раббым кабул итсен! Аллаһ һәммәбезгә дә хәерле-бәрәкәтле гомерләр биреп, алдагы елларда да Рамазан уразасын тотуны насыйп итсен! Әмииин. 
    Үәссәләмүгаләйкүм үә Рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: