Якты юл
  • Рус Тат
  • НИКАХНЫҢ ХӨРМӘТЕ

    Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим 

    Аллаһ Тәгалә каршында никахның хөрмәте зур. Аллаһ Коръәндә бик күп аятьләрдә, гаиләдә үзара яхшы мөнәсәбәт урнаштыру өчен, ир белән хатын арасында килешү, аңлашу, хөрмәт булырга тиешлеге хакында әйтә. Ир кеше һәм хатын-кыз өйләнешкәнче бер-берсенә чит-ят кеше булсалар да, никахтан соң бу ике кеше хис-тойгыларда, җан һәм тән якынлыгында бербөтенгә әйләнәләр. Алар бер-берсен төрле яклап саклыйлар. Бу шулай булырга тиеш, чөнки Раббыбыз үзара мөнәсәбәтләрне шул рәвешле корырга өйрәтә. Шуңа күрә дә Аллаһ ир белән хатын арасына тыгыз бәйләнеш, үзара өлфәт һәм мәхәббәт хисләрен салган. Ир белән хатын арасында булган мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисләре – Аллаһ тарафыннан инсаннарга бирелгән олы нигъмәт. Никах кыз һәм егет, ир һәм хатын арасында була. Никах ир-егет белән хатын-кызны төрле хәрам гамәлләрдән, ягъни зинадан саклый. Никах ир белән хатын өстенә зур бурычлар да йөкли. 
    Өйләнергә теләүче егетнең әтисе килен булачак туташ яисә ханымның нәсел-нәсәбе хакында белергә бурычлы. Гомумән, өйләнү карарын кабул иткәнче, егетнең иң якын кешеләре аңа хәерле, изге киңәшләрен бирергә тиешләр. Мөселман дөньясында таныштырып, димчеләп өйләндерү, кияүгә бирү киң таралган. Яучы җибәрер алдыннан, соратылачак кызның нәсел-нәсәбе һәм кәләш буласы кызның холык-фигыле, әхлагы хакында да белешү кирәк. Холык-фигыле яман булып, бары тик чибәр булган өчен генә кызны сайлау дөрес саналмый. Чөнки яман холыклы хатын ир өчен – бәла, аның туганнары өчен – газап һәм халык өчен авырлык булачак. 
    Өйләнергә теләгән мөселман егете байлык ягыннан үзеннән бераз кайтышрак, яшь ягыннан үзеннән бераз яшьрәк, буйга үзеннән әз генә кыскарак, холкы буенча тыйнак кыз алырга тырышса хәерле була. 
    Кияүгә чыгарга ниятләгән кыз да, үзеннән күпкә олы булмаган, юмарт, киң күңелле, тәрбияле, әдәпле-әхлаклы мөселман ир-егеткә барырга ризалык бирергә бурычлы. Кызның әтисе, кызын сорап килгән кешене кияү булырга лаеклы дип тапса, никахка ризалыгын бирергә тиеш. Чөнки кияүгә чыгу яшенә җиткән кызны үз вакытында кияүгә бирү – сөннәт. Әгәр дә, кызны сорап килгән ир-егетнең нәселе яки башка сыйфаты лаеклы табылмаса, яучыны өйдән куып чыгару яисә аны кабул итмичә җәфалау – начар гамәл. Яучы илче кебек үк хөрмәткә лаек. Яучының сүзен тыңлау, мөмкинлектән чыгып сый-хөрмәт күрсәтү тиешле. Әмма кызның әти-әнисе җавап биргәнче яхшылап уйларга бурычлылар. Шулай ук яучыны кат-кат йөртү дә урынлы түгел. 
    Никахта кимендә биш кеше булырга тиеш. Ул биш кеше болардан гыйбарәт: беренчесе – никах хөтбәсен укучы, икенчесе – вәли, ягъни кыз өчен җаваплы кеше (әтисе, атасы булмаса абыйсы һәм башка якын ир туганы), өченче һәм дүртенчеләре – шаһитләр, бишенчесе – кияү егетнең әтисе яки өлкән туганы.
    Кыз никахка шәригать таләпләренә җавап бирерлек матур, тыйнак итеп һәм зәвыкъ белән киенергә, кияү егете дә пөхтә, матур итеп киенергә бурычлы. Аларның ак төстәге кием киюләре сөннәт санала. 
    Шулай ук никах килешүе мәһәр белән дә ныгытыла. 
    Никах мәҗлесе туй белән тәмамлана. Мөселман туена уенчылар чакырту һәм күңел ачу дөрес. 

    Никах – олы вакыйга

    Никах – кеше гомерендә була торган бәйрәмнәрнең иң зурысы. Үзләренең пакьлекләрен саклап, бер-берсенә хәләл булган парның бер-берсен яратып, тыныч-тату тормыш итәргә, лаеклы алмаш калдырырга дип ниятләгән гаиләнең нигезе ныклы булсын өчен Ислам дине кушканча яшәүләре, ягъни намаз уку, ураза тоту, госел коену, тәһарәт алу, мөмкинлекләре булса зәкят түләү һәм башка изге гамәл-гыйбадәтләрне кылулары лязем. 
    Никахның максаты – гаилә кору, өммәтебезнең сафын ишәйтү. 
    Никах – ул бик зур җаваплылык. Никах – башка кеше өчен дә җаваплылыкны үз өстеңә алу дигән сүз. Ир-егетнең өстендәге бурычлары: үзенең хатынына гомерлек тормыш иптәше, тормыш юлын бергә үтә торган ышанычлы юлдаш итеп карау, хатынын рухи яктан да, материаль яктан да тәрбияләү, шәригать гыйлемен бирү, хәләл җефетен тормыш зилзиләләреннән сакларга тырышу. 

    Никах – зур җаваплылык

    Хатын-кыз өстенә дә бурычлар йөкләнгән: иренә ышанычлы юлдаш булу өчен, төрле авырлыклар килгәндә, мәшәкатьләр, кайгы-борчулар килгәндә иңне иңгә куеп, бергәләшеп күтәрергә әзер булу, ягъни шатлыкларны бүлешү, кайгыларны уртаклашу; авырлыкта ышанычлы терәк булу; ирнең әти-әнисенә ихтирамлы-хөрмәтле булу, аларны тәрбия кылу; ирнең малын саклап тоту; үзен төрле хәрамнәрдән саклау; әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмау тиешле.
    Ир белән хатын бер-берсен никадәр генә якын итсәләр дә, аларның холык-фигыльләре, зыялылык һәм укымышлылык дәрәҗәләре һәм башка яктан да аермалыклар була. Шуңа күрә вакыт-вакыт аңлашылмаучанлыклар да килеп чыгарга мөмкин. Уртак тел таба алмаганда ир кеше: «Мин – гаиләдә баш кеше. Минемчә булырга тиеш!» – дип әйтсә, ә хатын баш бирергә теләмичә: «Без икебез дә тигез хокуклы», – дип әйтсә, гаиләнең нигезе какшый. Мондый очракта ир яки хатынның бары тик бер-берсенең сүзен тыңлавы, бер-берсен аңларга тырышулары, бер-берсенә юл куюлары гына гаиләнең бөтен килеш саклануын тәэмин итә. 
    Бер-береңне аңлап, бер-береңә юл куеп яшәү сабырлыкка нигезләнә. Гаилә тормышында сабырлык зур әһәмияткә ия. Сабыр булмаганда гаиләнең сакланып калуына ышаныч бик аз була. Иң яхшы гаилә – ир белән хатын бер тән, бер җан булып яшәгән гаилә. Ләкин, ни кызганыч, мондый хәл бик сирәк була. Шулай булгач, гаилә хәятында сабырлык зарури. Сабыр итик, сабыр итүебез өчен һич тә үкенмәбез. Сабырсыз булсак, үкенүдән һич бушап тормабыз. Никах нык булсын, өчен ике як та сабыр итәргә, бер-берсен гафу итәргә тиеш. 
    Һәрбер гаилә – җәмгыятьнең бер күзәнәге. Күзәнәк никадәр сәламәт, төзек булса, җәмгыять тә шулкадәр көчле, сәламәт һәм нык була. Өммәтебезнең сәламәт һәм көчле булуы өчен тырышыйк. 
    Бер-беребезгә миһербанлы булып, бер-беребезне Аллаһ ризалыгы өчен яратып яшик.

    Гаилә бәхете

    Бер-берсен тормыш зилзиләләреннән саклап, бер-берсенә терәк булып яшәгән ир белән хатын Аллаһның бер-берегезгә кием дигән әмерен тормышка ашырып яшәүче бәхетле парлар. Гаилә илаһи кагыйдәләргә таянып яшәгәндә генә шундый олы нигъмәткә ия була. Илаһи кагыйдәнең чыганагы – Коръән һәм, аннан соң, Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сөннәте, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләре. Ул кагыйдәләр барлык кешелек өчен. Ул кагыйдәләр вакытка, заманга, урынга, милләткә карап үзгәрмиләр. Чөнки ул кануннар Аллаһ тарафыннан бөтен кешелек өчен иңдерелгән. Аллаһ кануннарыннан читләшү ике дөньяда да бәхетсезлеккә китерә. Димәк, ир белән хатын бәхетле яшәү өчен иң элек шәргый гыйлем алырга һәм алган гыйлемне тормышта кулланырга тиешләр. 
    Әгәр дә барыбыз да Ислам кушканча яшәсәк, бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхет-сәгадәттә булыр идек. 

    Зирәк мөслимә нәсыйхәте

    Ислам тарихында зирәк хатын-кызлар хакында риваятьләр буыннан-буынга тапшырылып килгән. Шундый ханымнарның берсе – Әсма бинте Хариҗә Фәзәри. Әсма бинте кызын кияүгә биргәндә нәсыйхәт кылып болай дигән: «Син, кызым, үзең үскән оядан башка гаиләгә китәсең. Үзең белмәгән гаиләдә, үзеңә ияләнмәгән ир белән бергә каласың. Әгәр дә син аңа җир булсаң – ул сиңа күк булачак, аңа ятак булсаң – ул сиңа терәк булачак, син аңа кол булсаң – ул синең әсиреңә әйләнәчәк. Аңа бәйләнмә, чөнки алай итсәң, ул сине күрә алмаячак; аннан читләшмә, чөнки ул сине онытачак. Ул сиңа якынайса, син дә аңа якынай; ул ерагайса, син дә ерагай. Аның ис сизүен, ишетүен һәм күзен сакла. Ул синнән бары тик тәмле ис кенә сизсен, яхшы сүзләр генә ишетсен, сине матур килеш кенә күрсен!» 

    ***

    Зирәк һәм сабыр хатын-кыз гаилә җылысын саклау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышачак. Ир кеше дә, үз нәүбәтендә, гаилә учагын саклау өчен сабырлык, булдыклылык таләп ителгәнен аңлап, хатынына ярдәм итәргә тиеш.

    Аллаһ ир кешегә гаиләсе һәм әти-әнисе өчен җаваплылык йөкләгән һәм тиешле вәкаләтләр дә биргән. Әмма, ир кеше баш булдым дип уйлап, башбаштаклык кылмаска тиеш. Ислам хөкемнәре буенча, ир кеше хатынына карата гадел булырга, аның белән яхшы мөгамәлә кылырга бурычлы. 

    Гаилә тормышында төрле хаталар һәм ялгышлар була. Бер-береңнән гаеп эзләмәсәң генә үзара тынышып яшәргә мөмкин. 

    Гыйбрәтле хикәя

    Бер гыйлем иясе булган мөселман бик тә чибәр, әмма ләкин томана (надан) булган бер авыл кызына өйләнә. Бервакыт, бу гыйлем иясе язу-сызу эшләре белән утырганда, хатыны өстәлдәге тузаннарны сөртәм дип, ялгыш иренең язмаларын туздыра һәм моңа борчылып елый башлый. Ире хатынын кызганып: «Кайгырма, матурым, ул кәгазьләрнең таралуына мин үзем гаепле, чөнки мин аларны уңайсызрак урынга куйганмын», – дип хатынын тынычландыра. Бераздан, хатыны ире яныннан узып киткәндә кара савытын төшереп вата. Ире аңа: «Әлхәмдүлилләһ! Мин инде күптән яңаны алырга ниятләгән идем», – дип хатынын юата. Күпмедер вакыттан соң, ире тәһарәт ала башлый. Хатыны чәй кайнатырга дип, чәйнеккә су алганда ялгышлык белән чәйнекне кулыннан төшереп җибәреп, иренең башын тишә. Хатын нишләргә дә белмичә югалып кала һәм үксеп елый башлый. Ире аңа: «Әлхәмдүлилләһ! Бернинди дә зарар юк матурым, мин болай да хиҗәмә ясамакчы идем (шәригатьчә кан алдырмакчы идем), син минем акчаны да, вакытны да сакларга сәбәп кенә булдың», – дип тагын хатынын юата. Шуннан ул: «Минем йортым – минем кечкенә дәүләтем, мин аны вак-төяк сәбәпләр аркасында гаеп табып, җимерергә җыенмыйм», – ди. 

    Нәтиҗә:
    * Хатынга карата яхшы мөнәсәбәттә булу – аны кыерсытмау һәм ул китергән авырлыкларга түзү. Хатыны ачуланганда ирнең йомшаклык күрсәтүе дә сабырлыктан санала. 
    * Хакыйкый мөслим ир кеше, хатынына авыр булганда аңа ягымлы сүзләр әйтергә, борчу-сагышларын тарату өчен аны юатырга тиеш. Бу гамәлләр ир белән хатын арасын ныгыта һәм гаилә тормышын бәхетле итә. 
    * Гаилә тормышында бер-береңне битәрләмәү үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта. Әгәр дә хатын-кызның байлыгы булып, шул малдан йортка кирәк-ярак сатып алса, иренә ярдәм итсә һәм шул гамәле белән ирен битәрләмәсә (мин синнән дә күбрәк акча эшлим, мин үз акчамны үземә генә тотарга тиеш дип), аңа әҗер-савап була. 
    * Ир белән хатын тәкъвалыкка ирешүдә, изгелек кылуда бер-берсенә ярдәм итсәләр, әҗер-савапка ирешерләр, ин шәә Аллаһ. 

    Сәхифәне журналист Зәрия Вәлиева әзерләде.

    Фото Зәрия Вәлиевадан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: