Якты юл
  • Рус Тат
  • Корбан гаете мөбарәк булсын!

    Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

    Мөселман дөньясы көтеп алган изге бәйрәм – Корбан гаете килеп җитте. Изге бәйрәм уңаеннан районыбызның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов белән әңгәмә кордык.

    – Җәүдәт хәзрәт, корбан чалу тарихына тукталып үтү урынлы булыр.
    – Корбан тарихы Ибраһим галәйһиссәлләм белән аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлләмгә барып тоташа. Аллаһ аларның иманын зур сынау белән сыный.
    Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлләмне картлык көнендә хәлим – йомшак табигатьле дип макталган угыл белән нигъмәтли. Исмәгыйль бик зирәк, тәүфыйкълы бала булып үсеп килә. Ибраһим галәйһиссәлләм төшендә улын корбан итәргә боерыла. Әлбәттә, картлык көненә кадәр догалар кылып, көтеп алган угылын корбан итү бик авыр була Ибраһим галәйһиссәлләмгә. Ләкин, Аллаһ әмерен үтәргә әзер булган Ибраһим галәйһиссәлләм бу боерыкны берсүзсез кабул итә, улына шул хакта әйтә. Исмәгыйль галәйһиссәлләм әтисенә: «Әй, әтием! Син үзеңә боерылганны кыл, ә мине син, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың», – ди. Шул рәвешле ата белән угыл Аллаһ сынавын уңышлы үтәләр. Аллаһ Тәгалә кеше каны түгелүен һич тә теләми, Ибраһим галәйһиссәлләмгә төш аша бирелгән әмер – ике пәйгамбәр галәйһиссәлләмнең дә иманнарын сынау өчен була. Аллаһ Исмәгыйль галәйһиссәлләм урынына тәкә җибәрә. Менә шул рәвешле без, Аллаһка якынаю, Аның әмерен үтәү нияте белән корбан чалабыз.

    – Корбан чалуның фазыйләтләре хакында халкыбызга аңлатсагыз иде.
    – Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә: «Чалган малларыгызның итләре үә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык үә изге гамәлләрегез ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне Җәннәт белән шатландыр!» – дип, корбан чалуның фазыйләтләрен тәфсилләп аңлата.
    Аллаһ Коръәндә «Кәүсәр» сүрәсенең 2 нче аятендә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне үә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!» – ди. Гыйбадәт иң элек хикмәтләре, фазыйләтләре булганы өчен түгел, ә бәлки Аллаһ әмере булганы өчен кылына. Ләкин, шул ук вакытта, һәрбер гыйбадәтнең хикмәтләрен һәм фазыйләтләрен белү дә инсан өчен кирәкле. Аларны белү – Аллаһның безгә нинди нигъмәтләрне бүләк итүен истә тотарга ярдәм итә.
    Аллаһ Тәгаләгә корбанның каны да, ите дә, йоны да – бернәрсәсе дә кирәкми. Аллаһ бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, Ул Үзе бар нәрсәнең дә Хуҗасы. Корбан чалуның төп максаты – Аллаһны истә тоту, Аның исемен зикер итү. Инсанның яшәү мәгънәсе – Аллаһ Тәгаләне танып-белү, Аңа якынаю, Аның ризалыгына ирешергә тырышу. Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә: «Корбаннарның итләре үә каннары Аллаһка ирешмәс, ләкин сездән Аллаһка тәкъвалык үә изге гамәлләр ирешер», – дип ап-ачык итеп аңлаткан.

    – Җәүдәт хәзрәт корбан чала башлау вакыты билгеләнгәнме?
    – Районыбызда 54 мәчет, 59 мәхәллә бар, әлхәмдүлилләһ. Республиканың барлык мәчетләрендә дә, иртәнге сәгать алтыда гает намазы укыла. Шуннан соң корбан чала башлыйбыз, ин шәә Аллаһ.

    – Корбан чалу өчен махсус урыннар әзерләнәме?
    –Ихатада гаиләң өчен корбан чалу рөхсәт ителә. Ишек алдында, ихатада күп күләмдә мал чалу рөхсәт ителми. Күпләп корбанлык мал алып кайтып чалучылар – Чаллы ит комбинаты янындагы махсус билгеләнгән урында чалырга тиешләр – анда барлык шартлар да тудырылган.

    – Җәүдәт хәзрәт, корбанлык малларны кайлардан китерәчәкләр?
    – Корбанлык маллар сәламәт булсын, ветеринария таләпләренә туры килсен өчен, йогышлы авырулар таралган төбәкләрдән сарыклар китерү тыелган. Читтән китерелгән малларның һәрберсенә дә ветеринария белешмәсе алынган булырга тиеш. Корбан итеп чалынырга тиешле малның сәламәт булуын кайгыртырга бурычлыбыз һәммәбез дә.

    – Әгәр дә кеше беренче көнне корбан чалырга өлгермәсә?
    – Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә корбан чалынмый калса, аны 11 нче һәм 12 нче зөлхиҗҗәдә дә чалырга ярый (12 нче зөлхиҗҗәдә кояш баеганчы корбан чалынырга тиеш). Корбан – бәйрәмнең өч көнендә дә чалына ала. Тик беренче көнне чалу мәслихәт күрелә.

    – Олы малны берничә кеше исеменнән чалганда нинди шартлар үтәлергә тиеш?
    – Бер сарык яки кәҗә фәкать бер кеше исеменнән, ә сыер, үгез һәм дөя җиде кеше исеменнән дә чалына ала. Тик бу очракта аларның һәммәсенең дә мөселман булуы һәм һәрберсенең нияте корбан чалу булырга тиешле.

    – Корбан ите ни рәвешле бүленә?
    – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Корбан итеп чалган мал итен ашагыз, сәдака итеп бирегез һәм туплагыз» дигән. Моннан аңлашылганча: мөселман кеше корбан итенең бер өлешен гаиләсе белән ашарга; икенче өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака итеп бирергә; өченче өлеше белән аш-су уздырырга, туган-тумачаны сыйларга тиеш. Хәдистәге туплау дигән сүз, корбан итен гаиләдәге кешеләр белән бергә тупланып ашауга ишарә.

    – Корбан чалуның әдәпләре хакында да аңлатып китсәгез иде. 
    – Корбанны хуҗа кеше үзе чала алмаса, мал чалуны ышанычлы мөселманга тапшыралар. Корбанлык малны Кыйблага каратып үткен пычак белән чалалар. Корбанны чалыр алдыннан «Ихлас» сүрәсе укыла, аннары «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» дип чалына. Әйткәнемчә, бөтен кеше дә үз кулы белән корбанны чала алмый. Әгәр малны хуҗа үзе чала алмаса, чалган кеше янында басып: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» – дип әйтү мәслихәт. Әгәр корбан чалучы аятьләрне белмәсә, ихлас күңелдән: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» – дип әйтүе дә җитә.

    – Ә махсус намаз укырга кирәкме?
    – Корбан чалган кеше ике рәкәгать намаз укып Аллаһка хәмед-сәналар әйтсә, Аллаһны зикер итсә, дога кылып Аллаһтан корбанының кабул ителүен сораса бик тә хәерле була. 
    Мөхтәрәм җәмәгать! Корбан гаете– бөтен галәм бәйрәме. Корбан итен мохтаҗларга, фәкыйрьләргә өләшеп, аларның күңелләрен күтәреп әҗер-савапларга ирешик! Авылларда пенсия акчасына гына яшәүче ялгыз карт-карчыкларны корбан итләре, күчтәнәчләр белән сөендерик. Аларга якты йөзебезне, җылы сүзләребезне кызганмыйк.
    Бәйрәмне рухи күтәренкелек белән уздырырга язсын. Авыручыларга Раббыбыз шифалар бирсен, туры юлдан тайпылганнарны һидаятькә күндерсен. Аллаһ Субехәнә үә Тәгалә гаиләләребезгә, ил-көннәребезгә иминлекләр биреп, саулык-сәламәтлек белән, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язсын. Чалган корбаннарыбызны Аллаһ Тәгалә кабул кылсын. Корбан гаете мөбарәк булсын!

    Корбан гаетен бәйрәм итүнең әдәпләре

    Һәр мөселман Корбан бәйрәмендә матди мөмкинлегенә карап катнаша. Ислам дине алтын урталыкта булуны хуплый. Бәйрәмне тиешенчә үткәрергә кирәк дип зур чыгымнарга керү һич тә хупланмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Матди хәле корбан чалырга мөмкинлек бирмәгән кешеләр бәйрәм көнне чиста итеп кырынырга, тырнакларын кисәргә, тәннәрен пакьләндерергә, яңа, чиста киемнәр кияргә тиеш», – дигән.

    ***

    Бәйрәм хөрмәтенә чистарынып, пакьләнеп, өс-башны карап, кыскасы, бәйрәмгә муафыйкъ рәвештә киенеп мәчеткә гает намазына килү Аллаһ каршында сөекле гамәл. Бәйрәмне хөрмәтле рәвештә, лаеклы итеп каршылаган кеше, акчасы җитмәү сәбәпле корбан чала алмаса да, аны чалган кебек санала.

    ***

    «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бәйрәм намазына җәяү барыр һәм кайтканда барган юлдан түгел, башка юлдан кайтыр иде», – диелә риваятьтә. Моның үз хикмәте бар икән: бәйрәмдә гает намазына бер юлдан барып, икенче юлдан кайткан кешене күбрәк кешеләр һәм дин әһелләре күреп, Хисап көнендә – Кыямәттә аның турында хәерле шаһидлык, таныклык бирәчәкләрдер.

    Сәхифәне Зәрия Вәлиева әзерләде.

    Фото районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовтан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: