Якты юл
  • Рус Тат
  • Изге Рамазан ае бара, уразаларыбыз кабул булсын

    Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәл гакыйбәтүлил мүттәкыйн. Вәссаләтү вәссәләәмү галә Мүхәммәдин вәгалә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн.Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәссәламнең рух-шәрифенә дип атап әйткән салават-шәрифләребез булса иде. Һәм дә Адәм галәйһиссәламнән алып, бүгенге көнгә хәтле килеп киткән барлык мөэмин вә мөэминәләрнең дә рух-шәрифләренә...

    Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәл гакыйбәтүлил мүттәкыйн. Вәссаләтү вәссәләәмү галә Мүхәммәдин вәгалә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн.Барлык мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә булса иде. Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вәссәламнең рух-шәрифенә дип атап әйткән салават-шәрифләребез булса иде. Һәм дә Адәм галәйһиссәламнән алып, бүгенге көнгә хәтле килеп киткән барлык мөэмин вә мөэминәләрнең дә рух-шәрифләренә дип кылган изге догаларыбыз ирешсә иде.

    Кадерле мөселман дин-кардәшләрем, кешеләрнең кылган гамәл вә гыйбадәтләре бертигез түгелдер. Кайбер кешеләр бер үк гыйбадәт өчен төрле микъдарда әҗер вә савап алырга мөмкиннәр. Бу кешенең ихласлылыгы вә тырышлыгы, иманның куәте вә кешенең күңелендә булган нияте белән бәйле сәбәпләр нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Бу сәбәпләр нәкъ шулай ук ураза гыйбадәтенә дә кагыла. Ислам галимнәренең берсе булган имам Газзали хәзрәтләре үзенең китабында болай дип яза: «Кайбер кешеләр, - ди, - бары тик корсак белән җенси әгъза уразасы гына тоталар, ә икенче берәүләрнең күз, колак, кул, аяк - гомумән бөтен тәннәре вә җаннары да уразада була. Бу ураза изгеләр уразасы саналыр вә Раббыбызга бик тә кадерле вә сөйкемле ураза булыр. Уразаның бу дәрәҗәсенә берничә шартны төгәл үтәп ирешеп була».

    Иң беренче шарт - ул да булса, күз рузасы. Күз уразасы ул- карашыңны Аллаһ Раббыбыз тыйган бөтен хәрәмнәрдән, мәкруһлардан саклау. Күз алдыңа берәр тыелган әйбер я сурәт очраса, карашыңны төшерү шарт булып торыр. Уразаның асыл максаты да бит кешене хәрәмнәрдән саклау, нәфесне, шәһвәтне сындыру. Нинди мәгънә, нинди файда бар синең ач торуыңнан, әгәр син күз карашыңны хәрәмнәрдән тыймасаң?! Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: «Күз карашы ул - шайтанның агулы укларының берсе», - ди. Иманлы бәндә Аллаһы Тәгалә тыйган хәрәмнәргә караганда, шайтанның агулы бер угы кешенең калебенә килеп кадала да, иманына һәм гыйбадәтенә зәгыйфьлек китерә. Гыйбадәт кылам дип басса, шул хәрәм булган сурәт бу бәндәнең күз алдына килеп баса да, гыйбадәтнең тәмен, иманның ләззәтен бетерә. Уразадан ләззәт алыйм, ахирәттә әҗерем югалмасын дисәң, бигрәк тә ураза вакытында карашыңны Раббыбыз тыйганнардан читкә юнәлт. Мәгәр рамазанда моңа күнексәң, барча вакыт шулай булырсың.

    Уразаның икенче шартларыннан берсе - ул да булса тел рузасы. Зур бер галим әйткәнчә, иң зур изгелекләр тел белән эшләнгән кебек, иң зур гөнаһ гамәлләр дә нәкъ менә тел белән эшләнә, ди. Тел сөяксез, армый-талмый, бертуктаусыз сөйли дә сөйли. Әгәр ураза тотучы кеше телен зикер белән яисә Аллабызның изге Китабын уку белән тәрбияләп тормаса, тел шул ук вакытта гөнаһларга бик тиз кереп китә. Шул сәбәптән безнең телебез ике йозак тешләр вә иреннәр астына бикләнгән дә инде. Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең хәдисендә әйтә: «Дөрестән дә, бик күпләрнең тоткан уразалары ике әйбер, ягъни ялган белән гайбәт сәбәпле бозылды», - ди. Менә күрәсезме кардәшләрем: ураза тотып та, шул ук вакытта гайбәт сөйләп, кеше алдап булмый икән шул. Шуңа күрә мөселман кеше авызын ачканда, үзенең уразалы икәнен онытмасын, ди.

    Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: «Ураза ул - калкан», - ди. Кем дә кем уразалы булса кычкырышмасын, оршышмасын (котырмасын), ди. Әгәр аңа каршы төшүчеләр булса, мин уразалы, мин ураза тотам дип җавап бирсен, дигән. Бу хәдистә дә зур бер гыйбрәт вә олуг бер хикмәт бар. Ураза тотучыга кычкыра башлаганда, ул кайтарып кычкырмаса, мин уразада дисә, монда бик зур тәрбия яшерелгәндер. Ураза тотучының катылык белән, кычкыру белән җавап кайтармавы - ул бит көчсезлектән түгел, аның да кычкырырга хәленнән килә, тик ул Раббысыннан куркып, уразамның әҗере кимер, әгәр мин дә кычкыра башласам, уразам бозылыр дип кычкырмый. Бу эштә кычкырган кешегә дә зур бер тәрбия дәресе яшерелгәндер.

    Уразаның әҗерен киметмәс өчен өченче шарт - ул да булса колак уразасы булып тора. Бик күпләребез уразада булсак та, мин бит үзем сөйләмим, кеше сөйләгәнне генә тыңлыйм дип әйтә дә, шуңа шатланып йөри. Тик бер әйберне аңламый: гайбәтләр, сүз йөртүләр тыелган кебек, аларны тыңлавы да хәрәм, бигрәк тә ураза тотучы кешеләргә. Раббыбыз үзенең китабында әйтә: «Ссәммәгунә лил кәзиби әккәлунә лиссухт». Ялган сүзләр тыңлаучы кеше, көне буе ураза тотып та, хәрәм ризык белән авыз ачучы, ифтар кылучы кебек булыр, ди. Күз алдына китерегез инде: уразаңнан күпме әҗер калыр соң?! Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтә: «Әгәр син ялган, я гайбәт сөйләгәнне тыңлап утырып, шуңа риза булсаң, сөйләүче кеше кебек нәкъ шундый ук гөнаһлы булырсың», - ди. Димәк, син кардәшең хакында гайбәт сөйләүне ишетсәң - туктатырга тырыш, әгәр туктата алмасаң, тыңлама, китеп бар. Әбу Дәрда (р. г.) әйтә: «Кем дә кем үзенең кардәшенең дәрәҗәсен кимсетүдән борылса, Аллабыз ул бәндәнең йөзен Кыямәт көнендә уттан борыр», - дигән. Икенче бер сәхабә Җәбир (р. г.) әйтә: «Әгәр син ураза тотсаң, синең телең, күзең, колакларың гайбәттән, ялганнардан имин булсын, алар да уразалы булсын, күршеләреңне газаплаудан саклан, сиңа иминлек килер, уразасыз көнең белән уразалы вакытыңны бер итмә», - ди.

    Уразаның әҗерен саклау өчен дүртенче шарт - ул да булса калган бөтен әгъзаларны хәрәмнәрдән, шөбһәле нәрсәләрдән саклау. Нинди файда синең көне буе ураза тотып та, ифтар вакытында шөбһәле булган яки хәрәм ризыклар ашалса, бу - шәһәр җимереп, шул җимерекләрдән бина салу кебектер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйткән: «Ураза тотучылар арасында күпме бәндәләрнең Раббылары каршысында ач торып кибегеп бетүләреннән башка һичбер әҗерләре калмады», - ди. Бу - әлбәттә, гайбәт, ялган сөйләүчеләр, тыңлаучылар, хәрәм белән авыз ачучылар.

    Уразаның әҗерен саклый торган бишенче шарт - ул да булса артык күп ашаудан тыелудыр. Имам Газзали хәзрәтләре: «Хәләл ризык ул - дәва кебектер, аның әзе файдалы булса, күбе, артыгы - зарардыр», - дигән. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән: «Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаганы - адәм баласының тутырылган капчыклар кебек тулы корсагы». Ураза дигән гыйбадәтнең асылы - шайтан юллары булган шәһвәт юлларын ябу, адәм баласының шәһвәтен сындыру. Ә син көне буе ач торып зәгыйфьләнгән тәнеңне яңадан «тутырып» куйсаң, бөтен шәһвәтең кире уяна да инде. Шуңа күрә ураза тотучы кеше күп ашаудан тыелырга тиеш. Күп ашау уразаны бозмаса да, аның әҗерен киметер.

    Уразаның әҗерен саклый торган алтынчы шарт - ул да булса күп йоклаудан саклану. Әгәр ураза тотучы бәндә уразаның бар көнен йокыда үткәрсә, ул уразаның бер авырлыгын да күрмәячәк, авырлыгын күрмәгәч, тәненә бер авырлык та килми, зәгыйфьлек тә килми, бәндәнең калебе, җаны чистармаячак. Рәсүлебез (с. г. в.) бер хәдисендә болай ди: «Ураза ул - әманәт, шуңа күрә һәр иманлы кеше үз әманәтен сакласын».

    Раббым, барчаларыбызны да корсак вә җенес әгъзасы рузасы тотудан сакласаң иде. Бөтен тәнебез белән, калебебез белән, җаныбыз белән уразада булып, Аллабызның рәхмәтенә ирешеп, җәннәтләргә керергә насыйп булса иде. Ярабби, Ходаем!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: