Якты юл
  • Рус Тат
  • Фитыр сәдакасе күләме 100-500 сум

    Рамазан ае башланыр алдыннан уздырылыган Голәмәләр шурасы җыелышында фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде. Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум бер кешегә. Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкятнең нисабы алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170000 сум....

    Рамазан ае башланыр алдыннан уздырылыган Голәмәләр шурасы җыелышында фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

    Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум бер кешегә.

    Фидия сәдакасы - 200 сум.

    Зәкятнең нисабы алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170000 сум.

    Фидия

    Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

    Фитыр

    Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: