31 май 2012 яңалыклары
-
Тәҗрибәле остаз
Бүгенге язмабызда һәр кеше күңеленә юл таба белүче педагог, талантлы оештыручы, тәҗрибәле остаз Нәсимә Барый кызы Ризатдинова турында сөйлисебез килә. Хезмәттәшебез бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Май кояшы бар җиһанга алтынсу нурларын чәчкәндә, алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелгәндә Биклән авылында Барый ага белән Зөһрә апа гаиләсендә беренче бала булып...
-
Басулар өстендә ясалма яңгыр
Кояшлы җәйге эссе көндә ясалма яңгыр тамчылары салават күпере төсләренә кереп балкый. Яңа утыртылган кәбестә басулары өстеннән акырын гына "Фрегат"лар хәрәкәт итә.
-
“Каравон”да катнаштык
Шилнәбаш авылының "Нивушка" фольклор коллективы Лаеш районына "Каравон" бәйрәменә барды. Инде егерменче тапкыр үткәрелә торган әлеге чарага күрше республикалардан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән дә кунаклар килгән иде.
-
Видео кабул итү
6 июньдә 15.00тән 16.00 сәгатькә кадәр муниципаль район Советының утырышлар залында (Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт, 116 бүлмә) ТРның Инвестицияләр үсеше агентлыгы халыкны видеорежимда кабул итә. Анда катнашу өчен гариза һәм сорауларны муниципаль район башкарма комитетының икътисад бүлегенә 70-11-44, 71-32-96 телефоннары аша шалтыратып, шулай ук tukay.econom@mail.ru электрон...
-
Авылдашларының тәвәккәллеге ярдәм иткән
Шушы көннәрдә Кече Шилнә авылындагы Муллахмәтовлар хуҗалыгында янгын булды. Иртәнге 4.00 сәгатьтә хуҗалар үзләре янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәләр. Сарайдан чыккан ут бик тиз янәшәдәге мунчага күчә. Аларны саклап калу мөмкин булмый. Бәхеткә каршы, шушы авылның янгын сүндерүчеләре Александр Крапивин һәм Игорь Забродинның вакытында килеп җитүе, тәвәккәллеге һәм кыюлыгы аркасында...
-
Беренче мәҗбүри имтиханны бирделәр
Кичә унберенче сыйныфны тәмамлаучы 127 укучы беренче мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. Имтиханнар вакытында хокук бозулар күзәтелмәде, кисәтүләр булмады. Киләсе сынау 4 июньдә. Ул көнне 23 укучы химиядән, 5 укучы инглиз теленнән һәм 1 укучы француз теленнән имтихан тапшырачак.
-
Игеннәрнең торышын карадылар
30 майда муниципаль район башлыгы В. Хаҗиев җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия хуҗалыкларда игеннәрнең торышын тикшереп кабул итте. Җирне яхшы тәрбияләп, ашлама кертеп, агротехник срокларда чәчкән "Тукай азык-төлек корпорациясе", Сәйдәшев исемендәге, "Ирек", "Гигант", "Ярыш" хуҗалыклары игенчеләре хезмәтен комиссия уңай яктан бәяләде.
-
Татарстанның нәни гүзәле – безнең район кызы Әдилә
Күптән түгел башкалабыз Казанда шаулап-гөрләп узган "Мини-мисс Татарстан-2012" фестивале безнең район өчен бигрәк тә истәлекле, мәртәбәле булды. Түбән Суыксу авылында туып-үскән нәни талантыбыз - 9 яшьлек Әдилә Мортазина финалга үткән 38 бала арасындагы киеренке бәйгедә җиңеп, әлеге фестивальнең иң югары титулына - "Татарстанның нәни гүзәле" исеменә лаек булды. Бу язмабызда...
-
Дипломлы булдылар
Шилнәбашта эшләп килүче "Делаем сами" декоратив һәм сынлы сәнгать берләшмәсе яз башында ук "Рус халык уенчыклары" дип исемләнгән республика конкурсында катнашкан иде.
-
Печәнгә төштеләр
Район хуҗалыклары печәнгә төште. "Алмаз", "Гигант", "Ярыш", "Камский" хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне чаба. Терлек азыгы әзерләүгә керешер алдыннан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе белән терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге тикшерелде.