30 октябрь 2018 яңалыклары
-
Шәхси үсеш серләре һәм үз потенциалыңны ачу
24 нче октябрь көнне Тукай муниципаль районының Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Шакирова Римма һәм Фәрхетдинова Алия "Хатын-кызның табигать серләре" һәм "Чын ир-атның биш сере” дигән фильм күрсәттеләр. Чара мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен оештырылды. «Хатын-кызның табигать серләре» видеосы ир-атларга карата тугры булу, дөрес аралашу, киенү турында һ.б. турында булса, ә «Чын ир-атның биш сере» видеосы чын ир-атның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында. Бу турыда уңышлы россия бизнесменнары, психологлар, спортчылар һәм бизнес — тренерлар сөйли.
-
Рөстәм Миңнехановка Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстергән өчен бүләк тапшырдылар
Islamic Economy Award премиясе Дубай ислам икътисадын үстерү үзәге тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган.
-
Киләсе елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.
-
Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар
Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.
-
Гадел исеме кайтты соңарып...
Кайбер тарихчы галимнәрнең раславы дөрес булса, йорт-җирләрен тартып алып, туган якларыннан сөрелгән яки бер гаепсезгә кулга алынып, нахак хөкем карары белән гомерләре киселгән яисә иреккә сәламәтлекләрен тәмам югалтып чыккан кешеләрнең, ягъни репрессия корбаннарының гомуми саны 30-40 миллионга җитә икән. Хактыр бу, Сталинның репрессия машинасы бер генә төбәкне дә,бер генә милләтне дә читләтеп узмаган бит. Иң аянычлысы, репрессия чукмары иң элек алдынгы карашлы, укымышлы зыялыларга, җирдә ихлас эшли белүче крестьян башына төшкән.
-
Татарстанда 2018 елда 300гә якын ятим бала өй туе үткәрәчәк
13 муниципаль районда яшәүче ятим балалар гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил иткән торак алган инде.
-
Социаль ролик « Хәмер. Манипуляция серләре "
25 октябрь көнне Тукай муниципаль районы Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Салимова Айгөл тарафыннан 7, 8 нче сыйныфлар өчен « Хәмер. Манипуляция серләре " дигән темага видеоролик курсәтелде.
-
Татарстан халкын рәттән дүрт көн ял көтә
Биш көнлек эш атнасы булганда 3, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре була.
-
Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды
Республика халкына 7 ноябрьгә кадәр һәр аэропорт өчен өч исемне ачыкларга кирәк булачак.