30 октябрь 2014 яңалыклары
-
Кнәздә машина йөртүчеләрне тәбрикләделәр
Ел саен октябрь аеның соңгы атнасында машина йөртүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әйтергә кирәк, машина йөртү таныклыгын яңа алганнар өчен дә, гомерләрен машина йөртүгә багышлаганнар өчен бу - уртак бәйрәм. Кнәз авылының мәдәният йортында әлеге машина йөртүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.
-
2015 елда тапшырылачак БДИга яңа кагыйдәләр кертелде
Фән һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте белдерүенчә, 2015 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча үзгәрешләр кертелә. Әлеге проектка таянып, ведомство беренче тапкыр география фәне буенча имтиханнарны февраль аенда үткәрергә планлаштыра. Бу имтиханны X сыйныфта ук географияне укып тәмамлаган укучылар тапшыра алачак. Шулай ук бу этапта калган елларда БДИны...
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес үтте
Район мәгариф бүлеге методисты Сания Дәүләтшина хәбәр итүенчә, 27-29 октябрьдә районыбызның 25 мәктәбендә дә интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес үтте. - Мондый дәресләр һәрбер мәктәпнең бөтен сыйныфларында да булды. Сыйныф җитәкчеләре балалар белән әңгәмә оештырдылар, лекцияләр укыдылар, укучылар конспектлар язды. Интернет челтәре аша мәгълүмат эзләргә туры килгәндә, социаль челтәрләрдә...