30 июнь 2017 яңалыклары
-
Бүген тукайлылар бушлай юридик ярдәм хезмәтеннән файдаланды
Бүген, 30 июньдә, «Бердәм Россия» партиясе, Россия юристлар ассоциациясе белән берлектә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрде. Тукай районында яшәүчеләр, партиянең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Партиянең җирле бүлеге белгече Ландыш Харисова әйткәнчә, халык, гадәттә, җир, милек эшләре белән мөрәҗәгать итә. Бүген...
-
Татарстан синоптиклары 1 июльдә яшен, көчле яңгыр һәм җил булачагын кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территоририясендә һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Иртәгә, 1 июльдә, иртән һәм көндез республикада һәм Казанда яшен, көчле яңгыр һәм җил булуы ихтимал. Урыны белән секундына 15-20 метрга...
-
Фликерлар үзегезнең яки балагызның гомерен саклап калырга мөмкин
Җәй көне автомобильләрнең тизлеге тагын да арта, юлдагы җәяүлеләрне бәрдерү очраклары да күбәя. Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, күп һәлакәтләр йөртүченең җәяүлене вакытында күреп кала алмавы аркасында чыга. Тәүлекнең караңгы вакытында караңгы киемнән барган кешене руль артында утыручы 20-30 метрдан гына күрә. Хәтта 50 км/сәг тизлек белән генә барганда да...
-
Июль аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.07.2017 00:50 01:20 02:50 11:34 11:34 17:21 20:17 21:47 12:23 02.07.2017 00:51 01:21 02:51 11:34 11:34 17:21 20:17 21:47 12:23 03.07.2017 00:52 01:22 02:52 11:34 11:34 17:20 20:16 21:46 12:23 04.07.2017...
-
Әнсәр Әхәт улы Әбделмәнов
Быелгы район Сабан туен, башка еллардагы Сабантуйларында ат чабышларын югары дәрәҗәдә оештырган районыбызның атаклы баш ветеринария табибы Әнсәр Әхәт улы Әбделмәновсыз үткәрергә туры килә. 27 июнь көнне каты авырудан соң ул - үз эшенең чын остасы, яхшы оештыручы, искиткеч ягымлы, кешеләргә гаять игътибарлы булган җитәкче-белгеч арабыздан китеп барды. Әнсәр Әхәт...
-
Әфган ветераны һәлак булган сугышчан дусларының әти-әниләренә бүләк итеп «Якты юл»ны яздырды
Шәхси эшмәкәр, Әфган сугышы ветераны, Иске Гәрдәле авылы егете Фәрит Галәветдинов - газетабызның даими укучысы. Язылу кампанияләре вакытында ул башкаларга да район басмасын бүләк итеп сөендерә. 2017 елның икенче яртысына ул армиядә бергә хезмәт иткән, бүгенге көндә инвалид дустына һәм хәрби хәрәкәтләрдә башын салган ике егетнең әти-әниләренә «Якты юл» («Светлый...
-
«Тормышыбыз район газетасыннан аерылгысыз», – ди Казаклардан Җамалетдиновлар гаиләсе
Кичә «Якты юл» («Светлый путь») район газетасына язылу кампаниясе төгәлләнде. Почтадан алынган мәгълүматларга караганда, җирле басмага 2812 кеше язылган. Ни хәл итәсең, көннән-көн матбугатка язылу бәяләре арта бара, халык мәгълүматларны кәгазьдән түгел, Интернет челтәреннән карауны артыграк күрә. Шулай да район тормышын төрле яклап яктыртып баручы басмадан башка яши алмаучылар да...
-
Җәйнең беренче аеның соңгы көнендә Тукай районында нинди һава торышы көтелә
Бүген, 30 июнь көнне, Тукай районында аяз һава. Тик төшкә таба күк йөзен болытлар каплар. Һава температурасы көндез 20 градус, ә төнлә 11 градус җылы. Яңгыр явуы көтелми. Җилнең тизлеге секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә 19 градус җылылык көтелә, яңгыр яву ихтималы зур.