30 март 2012 яңалыклары
-
Программада катнашсаң, киләчәк пенсияң арта
"Хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлешенә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланмаларын тулыландырудадәүләт ярдәме турында"гы федераль закон (№56, 30 апрель, 2008 ел) нигезендә, 2008 елның 1 октябреннән пенсия тупланмаларын дәүләттән финанслау программасы эшли. Бу киләчәк пенсияләрнең күләмен арттырырга ярдәм итә.
-
Минзәләлеләрне җиңделәр
1999-2000 елгы яшүсмерләрдән төзелгән район командасы минзәләлеләр белән мини-футбол буенча ярышты. Капитан Равил Зарипов, капкада торучы Марсель Хаҗиев, һөҗүм итүче Рөстәм Насыйров, сакчылар Самат Минвәлиев һәм Айрат Гәрәевтан торган команда Минзәлә шәһәреннән 6:2 исәбе белән җиңеп кайтты, дип хәбәр итте район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлег башлыгы Илнур Гәрәев.
-
Хатларга кушып шатлык өләшә Рәкыя апа
Бүген без барыбыз да интернет челтәре чолгап алган югары тизлекләр заманында яшибез. Бер караганда, бик тә уңайлы: барлык төр түләүләрне - фатир өчен, утка, суга, газга тиешлесен дә, банкка кредиттан алып кәрәзле телефонның балансын тутыруга кадәр - өеңнән чыкмыйча гына интернет аша түләү мөмкинлеге бар.