29 август 2012 яңалыклары
-
Тәкъдимнәр җыю дәвам итә
Калмия авыл җирлеге участок сайлау комиссиясе составын формалаштыру буенча Тукай муниципаль районының территориаль-сайлау комиссиясе тәкъдимнәр җыя. Тәкъдимнәрне җыю әлеге мәгълүмат рәсми басылып чыкканнан башлап 10 көн дәвам итәчәк. Булган тәкъдимнәр белән Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил ур., 46 йорт, 206 каб. адресы буеча 8.00дән алып 17.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә...
-
Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә
Бүгенге көндә социаль хезмәтләр җыелмасы составында өч төрле социаль хезмәт тәкъдим ителә: - табиб рецептлары буенча медицина ярдәме стандартларына туры килгән кирәкле дарулар, шулай ук инвалид балаларны дәвалау һәм тукландыру өчен махсус продуктлар белән тәэмин итү; - төп авыруларны кисәтү максатында медицина күрсәтмәләре буенча санатор-курорт дәвалануга юллама бирү; - шәһәр...
-
Бүләкләү
Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре һәм иҗтимагый тәрбиячеләр ролендә балигъ булмаганнарны тәрбияләүдәге уңай нәтиҗәләр өчен Кече Шилнә авылының фельдшер-акушерлык пункты акушеры Татьяна Плехановага, "Шәфкать" үзәгенең социаль эш буенча белгече Айсылу Хөсәеновага, Круглое Поле урта мәктәбе физкультура укытучысы Роза Ананьевага рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Билгеләнү
Моңа кадәр Федераль казначейлык идарәсенең Тукай районы буенча бүлекчәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән Гүзәл Дәрҗеманова бүлекчә башлыгы булып билгеләнде.
-
“Вамин” Кнәз укытучыларына үзенчәлекле бүләк ясады
Укытучыларның август киңәшмәсе Кнәз мәктәбе коллективы өчен быел үзенчәлекле үтте. Ул көнне аларны "Вамин-Татарстан" ААҖ филиалы "Яр Чаллы сөт комбинаты" генераль директоры Разиф Кәримов үзләренә кунакка чакырды. Башта укытучылар сөт комбинаты буйлап экскурсия ясадылар, продукция җитештерүнең заманча технологияләре белән таныштылар. Бәйрәм уңаеннан сөт комбинаты коллективы укытучыларга һәм тәрбиячеләргә үзләренең продукцияләреннән...
-
Веломарафон уза
Республика көне уңаеннан 30 августта Яңа поселогы - Игенче - Яңа поселогы маршруты буенча веломарафон уза. Ярышларда 14 яшьтән зуррак булган барлык теләүчеләр дә ирекле рәвештә катнаша ала. Ә балигъ булмаганнар әтисенең рөхсәт язуын күрсәтеп кенә веломарафонга кертелә. Теркәлү өчен 8.30 сәгатькә Яңа поселогының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә килергә кирәк. Ярыш...
-
Бакчада ямьле дә, күңелле дә
Новотроицкое авылы «Ромашка» балалар бакчасының үзенчәлекле визит карточкасы булып матур итеп бизәлгән участок тора. Ә иң мөһиме, анда урнашкан барлык эшләнмәләр, персонажлар да тәрбиячеләрнең һәм балаларның үз куллары белән эшләнгән.
-
Кайда, күпме сөт савалар?
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 28 августка районда барлыгы 81391 килограмм сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул көне белән чагыштырганда, 25 килограммга күбрәк.
-
Яңа уку елына төп юнәлешләр билгеләнде
Балаларга төп һәм өстәмә белем бирүне бер-берсеннән аерып карап булмый. Ә быелгы уку елында мәгариф хезмәткәрләре бу төшенчәләрне тагы да берләштерергә уйлыйлар. Республика мәгариф өлкәсендә гамәлгә кертелүче "Дәрестән тыш мәктәп" мегапроекты быел һәр мәктәптә үз урынын алачак. Район укытучыларының август киңәшмәсе дә шул темага сөйләшүдән башланды.