29 апрель 2013 яңалыклары
-
Эшмәкәрләр утырышка килә ала
2013 елның 30 апрелендә 11.00 сәгатьтә шәһәр мэриясенең (Яр Чаллы, Х. Туфан проспекты, 23нче йорт) 400нче залында ТР Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә багышланган күчмә утырышы була. Катнашырга теләүчеләрдән заявкалар район Башкарма комитетының икътисад бүлегендә 306нчы кабинетта, 71-32-96 телефоны буенча һәм tukay.ekonom@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
-
Штраф түләргә алтмыш көн вакыт биреләчәк
РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә караган өлешенә федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелде. 12.16 маддәгә өстәлгән 6 һәм 7 өлешләр буенча, хәзер йөк транспорты хәрәкәтен тыю турындагы юл билгеләре таләпләрен үтәмәү административ җаваплылыкка китерә. 2013 елның 9 маеннан көченә керәчәк тагын бер федераль закон административ штрафны...